«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты

2022 елның 2 марты, чәршәмбе, 16:02

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган  «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең киңәйтелгән утырышында социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Сүз, аерым алганда, балаларга социаль түләүләр, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга айлык түләүләр, яшь гаиләләргә ярдәм турында барды. Моннан тыш, парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре социаль контрактлар эше механизмнарын карады. Түгәрәк өстәл эше турыдан-туры эфирда Инстаграм социаль челтәрендә трансляцияләнде. Моннан тыш, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре утырышта видеоэлемтә буенча катнашты.

Ташламалар бирү өлешендә социаль законнардагы үзгәрешләр турында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сөйләде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, быелдан ана капиталы күләме фактик инфляция күләменә индексацияләнәчәк. Ана капиталын биш төп юнәлештә тотарга мөмкин: торак шартларын яхшырту, балаларның белем алуы, әнинең тупланма пенсиясе, икенче балага һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга түләүләр. 2022 елда беренче бала туганда ана капиталы суммасы 524,5 мең сум тәшкил итәчәк. Икенче бала тугач, гаилә беренче балага ана капиталы алмаган очракта, 693,1 мең сум, аны рәсмиләштергән очракта, 168,6 мең сум түләячәк.

Туры эфирны карап баручының балалар бакчасы өчен ана капиталын куллану мөмкинлеге турындагы соравына җавап биреп, Светлана Захарова мөмкин булуын әйтте. Иң мөһиме, балалар бакчасының  тиешле лицензиясе булсын, хосусый яки дәүләтнеке булуы мөһим түгел.

2022 елдан, профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, түләүләрнең бер өлеше элеккеге кебек социаль яклау органнары тарафыннан түгел, ә РФ Пенсия фонды тарафыннан биреләчәк. Бу балалы гаиләләргә һәм күп балалы гаиләләргә түләүләргә кагыла.

Үзгәрешләр булачак медицина оешмаларына йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан әниләргә түләүләргә дә кагылды. Элек бу пособие бер тапкыр гына иде, хәзер исә төбәктә билгеләнгән хезмәткә сәләтле гражданның яшәү минимумы күләменең 50% күләмендә ай саен исәпләнә. Иң мөһиме - алты атнадан уникегә кадәр срокта учетка басарга кирәк. Айлык түләү бала табу аена кадәр исәпкә куелганнан соң бирелә.

Парламентарийлар ярлылыкны киметү мәсьәләләренә аерым тукталды. "Илебез үсешенең төп илкүләм максатларының берсе - ярлылыкны ике тапкырга киметү, - дип басым ясады ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, - безнең республикада вәзгыять бераз яхшырак, Татарстан ярлылык дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләр дүртлегенә керә". Мондый эш ысулларының берсе итеп Наталья Бутаева "социаль контрактлар" системасын атады, аның максаты - гаиләне ярлылыктан чыгару. Социаль контрактлар гражданның һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара йөкләмәләрен күздә тота һәм ярты елга кадәр төзелә.

Дәүләт тарафыннан матди ярдәм алу өчен, гражданин килеп туган авыр ситуацияне үзгәртү өчен мөстәкыйль рәвештә билгеле бер адымнар ясарга, үзенә эш табу, гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, бизнес оештыру, үз-үзеңне эш белән тәэмин итү һәм башка төрле  бурычлар алырга тиеш. Социаль контракт төзү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Социаль контрактны төзегәндә гаиләнең кереме генә түгел, мөлкәти тәэмин ителеше дә исәпкә алына.

Әгәр гражданин эш табарга ниятли икән, социаль килешүнең гамәлдә булу срогы дәвамында дәүләт аңа яшәү минимумы күләмендә пособие түли. Әгәр үзлегеннән шөгыльләнә башласа - ул 150 мең сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин. Наталья Бутаева ассызыклаганча, сүз инде теркәлгән үзмәшгульләр һәм шәхси предприятие җитәкчеләре турында түгел, ә моны эшләргә планлаштыручылар турында бара. Сүз бизнесны үстерү турында бармый, ә аерым алынган һәр гаиләдә ярлылыкны җиңү стратегиясе турында бара. "Дәүләт кармак бирә, ә алга таба кеше инде мөстәкыйль рәвештә барлыкка килгән тормыш кыенлыкларын хәл итәргә тиеш", - диде ул.

Фикер алышуга йомгак ясап, “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева татарстанлыларны ешрак җәмәгать кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итәргә чакырды. "Барлык гражданнар да бүген социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләреннән файдаланмый, - диде ул, - кабул итү кысаларында депутатлар консультацияләр бирергә һәм куелган сорауларга җавап бирергә әзер". Түгәрәк өстәл эше йомгаклары буенча бүген килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, беркетмә төзелде. Беркетмә буенча эш дәвам итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International