Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады парламентның якындагы утырышында каралачак

2022 елның 9 марты, чәршәмбе, 12:54

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийларга ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклады тәкъдим ителде. Моннан тыш, депутатлар физик культура һәм спорт турында һәм һөнәри берлекләр турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады.

Балалар омбудсмены доклады ел саен профильле комитет утырышында, ә аннары - парламент сессиясендә карала. Гадәттәгечә, вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән тыш, документта, гамәлдәге законнар белән гарантияләнгән бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшләр торышына бәйсез анализ һәм бәя бирелә. Быел доклад 12 нче тапкыр карала.

2021 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Балачак унъеллыгының бишенче елы булды. Вәкаләтле вәкил докладында республикада балигъ булмаганнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле вәзгыять канәгатьләндерерлек дип бәяләнде. Узган ел балалар омбудсмены адресына 2 124 мөрәҗәгать кергән, бу сан 2020 елга караганда 19%ка күбрәк. 357 дән артык граждан кабул ителгән. Еш кына балалар омбудсмены янына социаль түләүләр, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, бигрәк тә ясле төркемнәргә, урнаштыру буенча мөрәҗәгать итәләр, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә конфликтлы хәлләр турында мөрәҗәгатьләр дә булган.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, республикада 2012 елдан 287 яңа бакча төзелгән һәм 519 балалар бакчасы ремонтланган булуга карамастан, балаларны мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен булып кала. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бәяләвенчә, хәзерге вакытта балалар бакчасының 50%тан артыгы капиталь ремонтка мохтаҗ, шул исәптән Яшел Үзән, Бөгелмә районнарында, Казанда һәм Чаллыда.

Узган ел Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бушлай тукландыруны тәэмин итү мәсьәләсе буенча мониторинг үткәрелгән. Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, республиканың аерым районнарында өйдә торып укучы барлык мәктәп укучылары да бушлай туклану белән тәэмин ителмәгән. Бу, шулай ук,  медицина бәяләмәсе буенча өйдә даими белем алучы башлангыч сыйныф укучыларына да кагыла.

Узган ел балалар омбудсмены куркынычсыз белем бирү мәсьәләсенә дә аерым игътибар биргән, ул мәктәпләрнең террорчылыктан якланганлыгы мәсьәләләренә генә түгел, беренче чиратта, психологик куркынычсызлыкка, мәктәптә уңай психологик микроклимат тудыруга да бәйле. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан укучыларның педагоглары һәм ата-аналары өчен белешмә материаллар эшләнгән.

"Мәктәпләрдә нинди конфликтлар ешрак була?" - дип кызыксынды комитет рәисе Светлана Захарова. "Еш кына бу укытучы һәм укучы арасындагы бәхәс, ул еш кына әти-әниләре катнашында конфликтка әйләнә", - дип җавап бирде Ирина Волынец һәм медиациянең заманча чаралары еш кына катлаулы ситуацияне хәл итәргә сәләтле булуын әйтте.

Ирина Волынец балаларның милек хокукларын яклауга аерым тукталды. Кануннар нигезендә, бурычлы гражданның даими яшәү өчен бердәнбер урыны ипотека предметы булган очракта, бурычны кайтару өчен аны тартып алырга мөмкиннәр. Гадирәк итеп әйткәндә, бурыч өчен бердәнбер милектәге фатирны түләтергә ярамый, ә ипотека буенча - мөмкин. "Кредит буенча түләүләр ана капиталы акчалары белән башкарылган булуга да карамастан бу түләтүче таләбеннән баш тарту өчен нигез булып тормый, - дип басым ясады Ирина Волынец, - балигъ булмаганнарның милеккә иммунитетын яклау һәм ана капиталын кулланып алынган бердәнбер торакны бурыч өчен түләтү мөмкин булмауны алдан карау мөһим". Балалар омбудсмены шундый тәкъдим белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте инде.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика парламентына балигъ булмаганнарга алкогольсез энергетик эчемлекләр сатуны тыю инициативасы белән дә мөрәҗәгать итте. Документ карала.

Ирина Волынец шулай ук бүген республикада балаларның хокукларын тәэмин итүгә юнәлтелгән 14 проектның тормышка ашырылуы турында сөйләде, алар арасында - «Аеклык ноктасы» (6 ел эшләү чорында 326 кеше алкоголизмнан дәваланган, 83 % катнашучы программаны уңышлы төгәлләгән, 599 бала үз гаиләсендә калган), «Психологик ярдәм көннәре», «Мәрхәмәтле футбол», «Иҗтимагый ярдәмчеләр» һ.б.

«2021 елда Татарстан Республикасында Бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һәм эшчәнлек нәтиҗәләре турында» Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

Бүген Комитет утырышында республиканың физик культура һәм спорт турындагы законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Аерым алганда, 2023 елның 1 гыйнварыннан спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы учреждениеләр спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган оешмаларга күчерелә, ә спорт әзерлегендә катнашучылар - белем алучыларга һәм педагогик хезмәткәрләргә үзгәртелә.

Һөнәри берлекләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын кабул итү шулай ук республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, федераль закон чыгаручы билгеләгәнчә, "Һөнәри берлекләр, аларның хокуклары һәм эшчәнлек гарантияләре турында" Федераль законны РФ җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләрен һәм РФ мәҗбүри үтәтү органнары хезмәткәрләрен берләштерүче һөнәри берлекләргә карата куллану үзенчәлекләре тиешле федераль законнар белән билгеләнә. Республика закон проекты «Һөнәри берлекләр турында» Татарстан Республикасы законы белән элек расланган профсоюзлар исемлегенә тиешле үзгәреш кертә.

Комитет утырышында депутатлар шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында закон проекты турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы законы проекты 2022 елның 1 мартында РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында федераль закон үз көченә керүгә бәйле эшләнгән, анда яңа редакциядә «Хезмәтне саклау» бүлеге бәян ителә, шулай ук эш бирүченең һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге хезмәткәрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе мәсьәләләре, шул исәптән бу өлкәдә РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының вәкаләтләре җентекләп регламентлаштырыла. Профильле комитет депутатлары фикеренчә, «Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында» 1997 елның 10 декабрендәге 1417 номерлы республика үзгәрешләренең югарыда күрсәтелгән үзгәрешләрен исәпкә алып, актуальлеген югалта. Әлеге мәсьәлә буенча ахыргы карар Дәүләт Советы утырышында кабул ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International