"Мәрхәмәт-Милосердие" депутат берләшмәсе утырышы

2022 елның 1 марты, сишәмбе, 17:26

Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие"  берләшмәсе әгъзалары күчмә утырышта хатын-кыз сәламәтлеге һәм актив озын гомер мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, ул Казандагы Су спорты сараенда түгәрәк өстәл форматында узды. Утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан чарада  катнашучылар Су спорты сарае эше белән таныштылар, спорт залларын, медпунктны, бассейнны карадылар, анда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча балалар түгәрәкләре эшли.

 «Күчмә утырыш үткәрү өчен Су спорты сарае очраклы рәвештә сайлап алынмады, - дип билгеләп үтте Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Светлана Вострикова, - без хатын-кызлар сәламәтлеге, актив яшәү рәвеше, балаларны спортка ничек җәлеп итү турында сөйләшәбез. Су спорты сарае базасында республика олимпия резервы мәктәбе, нәни балалар әниләре белән бергә йөзәргә өйрәнә торган иртә үсеш үзәге эшли, ә аннары балалар югары осталык мәктәбенә күчә ала".

«8 март – халыкара хатын-кызлар көне алдыннан безнең көн тәртибендә хатын-кыз сәламәтлеге һәм актив озын гомер, балалар өчен спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре тора, - диде «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, - без физик сәламәтлекне саклау өчен инфраструктура объектларын өйрәнәбез. Депутат берләшмәсе хатын-кызлар сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә бәйле берничә юнәлешне гамәлгә ашыра. Бүгенге утырыш - әлеге зур эшнең бер өлеше".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International