Казанда сайлау хокукы буенча дәрес узды

2022 елның 25 феврале, җомга, 23:15

Бүген Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә 121 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы укучылары, “ТИСБИ” идарә университеты өчен сайлау хокукы дәресе узды.  Мәктәп укучылары һәм студентлар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин аралашты.

Парламентарийлар укучыларга сайлау системасы нигезләре һәм комиссияләр эше, сайлау участогында тавыш бирү тәртибе, сайлаулар процессы турында, шулай ук республика Дәүләт Советы, парламент комитетлары, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләделәр.   

"Сайлауга хокук" викторинасы сайлау хокукы сорауларына багышланган иде. Барлык катнашучыларга Дәүләт Советыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Сайлау хокукы буенча дәрес яшь сайлаучыларның хокукый белемен күтәрүгә, гражданлык җаваплылыгын формалаштыруга, коммуникатив сәләтләрне үстерүгә юнәлтелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International