Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
май, 2026 ел
шимбә

Казанда өченче республикакүләм «Акыллы уеннар» балалар өстәл уеннары чемпионаты узды. Анда республиканың 150 балалар бакчасыннан 350 бала, аларның педагоглары һәм әти-әниләре катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

 


15
май, 2026 ел
җомга

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум»  17нче мәртәбә үткәрелә һәм елдан-ел аның популярлыгы арта бара. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Секретаре, оператив штаб әгъзасы, форумда катнашучыларны аккредитацияләү буенча эш төркеме җитәкчесе Лилия Маврина журналистлар белән аралашканда белдерде. Аның әйтүенчә, быел федераль статуска ия чарада 13 меңнән артык кунак катнаша.

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кырларында «Икътисадый үсештә хатын-кыз урыны: гаилә, җәмгыять, киләчәк» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессия эшендә «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» ТИО рәисе Зилә Вәлиева, шулай ук бизнес, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Сессиянең модераторы Россия хатын-кызлар берлеге рәисенең медик-социаль юнәлеш буенча урынбасары Наталья Бондаренко иде.

Бүген, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумының дүртенче көнендә, «Хатын-кызлар икътисадта: халыкара хезмәттәшлек тармаклары» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессия эшендә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, парламент депутаты Елена Кузьмичева катнашты. Сессиянең модераторы буларак  РФ ФС Федерация Советы каршындагы Евразия хатын-кызлар форумы Советы рәисе Галина Карелова чыгыш ясады.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе, Россиянең Бәйсез профсоюзлар Федерациясе Генераль советының хезмәт ияләренең социаль-икътисади хокукларын яклау буенча даими комиссиясе рәисе Елена Кузьмичева AMB Services җитәкчесе, Африка Хатын-кызлар эшмәкәрлеге лидеры Атума Мари Бернадетте белән очрашты. Очрашу Мари Бернадеттеның «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.


14
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

“КазанФорум " яңа партнерлар табарга һәм үз илеңнең товарларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта халыкара икътисадый форумның матбугат конференциясендә Вьетнам хатын-кыз эшмәкәрләре советы рәисе Минь Тхи Тует Нгуен белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Россия һәм Ислам дөньясы илләренең Халыкара хезмәттәшлек күргәзмәсен карады. Күргәзмә «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында уза, биредә инвестиция һәм инфраструктура проектлары, ислам финанслары, кече, урта һәм эре бизнесның сәнәгать продукциясе тәкъдим ителгән.

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз эшмәкәрләрнең хезмәттәшлек офыкларын киңәйтү (ИХО хатын-кызларының БРИКС, АСЕАН һәм ШОС халыкара оешмалары хатын-кызлары белән хезмәттәшлек перспективалары мисалында)» сессиясе узды. Ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган иде. Сессия эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Алсу Нәбиева һәм Ирина Терентьева, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең хатын-кызлар бизнес-бергәлеге вәкилләре катнашты. Сессиянең модераторы буларак БРИКС хатын-кызлар эшлекле альянсының Россия өлеше рәисе Анна Нестерова чыгыш ясады.

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Хатын-кызларның карьера траекторияләре: мөмкинлекләр, чакырулар һәм үсеш перспективалары» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессиянең модераторы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова иде, аның эшендә «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм берләшмә әгъзалары  Ольга Воронова һәм Ирина Терентьева катнашты.

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» XVII халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында «Зур Евразия партнерлыгы: үсеш стратегиясе» сессиясе узды, анда катнашучылар Зур Евразия партнерлыгын перспектив күзаллауны формалаштыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм Хөкүмәт исеменнән секциядә катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International