Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында «Ислам дөньясы хатын-кызлары: эшмәкәрлек һәм ясалма интеллект чорында икътисад» сессиясе узды. Анда Дәүләт Советы депутатлары Ләлә Кадермәтова, Ольга Воронова, Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева катнашты.

Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев эш сәфәре белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Үзбәкстан вице-премьерын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.

Быел Казанфорумның хатын-кызлар трегы эчтәлеклерәк һәм масштаблырак булды, биредә 22 ил тәкъдим ителгән, һәм бу дәүләтләрнең хатын-кызларының теләкләре һәм омтылышлары күбесенчә туры килә. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова  журналистларга «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисадый форумы кысаларында ачылган «Хатын-кыз  игътибары» трегы сессияләренең эш нәтиҗәләрен шәрехләп белдерде.

«Кол хатын Изаура» телесериалындагы төп роле белән дөньякүләм танылу алган Бразилия актрисасы Луселия Сантос бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында ачылган «Хатын-кыз карашы» трегының мәртәбәле кунакларының берсе булды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза.

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» ХVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Быел мәйданчык икътисадта һәм бизнеста, мәгарифтә, кооперациядә һәм сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роленә юнәлтелгән. Катнашучылар хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, кооперациянең инновацион проектлары һәм инициативалары, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алышалар. Трекның модераторы –  RT Arabic телеканалының программалар хезмәте җитәкчесе  Әнисә Гордина.


13
май, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов 2026 елның апрель ае нәтиҗәләре буенча РФ субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде. Ул Идел буе федераль округы вәкилләре арасында икенче урын яулады. Бу «Медиалогия» компаниясе мәгълүматларыннан билгеле булды.

Бүген «Казан Экспо»да «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Дәүләт идарәсен һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» сессиясе узды. Коррупция куркынычларын ачыклау, мониторинглау һәм киметүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, юристлар, политологлар, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Бүген Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.


9
май, 2026 ел
шимбә

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан «Үлемсез полк» йөреше узды. Акциядә Дәүләт Советы депутатлары катнашты, алар үзләренең гаилә геройлары, ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын күтәреп бардылар.

Бүген, 9 Майда, Җиңү көнендә, Дәүләт Советы депутатлары республика муниципалитетларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар. Парламентарийлар үзләренең сайлау округларында ветераннар белән очраштылар, аларны бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International