Бүген иртән, 9 май - Җиңү көнендә, Казанның Архангел зиратында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, республика парламенты депутатлары, Казан мэриясе вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә вафат булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Республика парламентарийларын Җиңү көне белән котлады. Россия парламентының түбән палатасы спикеры Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка котлау телеграммасы юллаган.
Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы паркта Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлеге мемориалына чәчәкләр салдылар. Митингта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, шулай ук ветераннар, яшьләр оешмалары активистлары һәм Казанда яшәүчеләр катнашты.
Бүген Дәүләт Советының Мактаулы рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «ветеранга шалтырату» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары Галимҗан Мостафин һәм Инком Абдуллин белән аралашты, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Бүген Казанда Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган патриотик акция узды. Милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан халыклары Ассамблеясе, республиканың күпмилләтле яшьләре вәкилләре һәм «хәтер йөрәге» акциясендә катнашучылар Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды, шулай ук сугыш турында төрле телләрдә шигырьләр укыдылар. Чарада катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
Бүген Казанда Социалистик хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка һәйкәл ачылды. Чара Җиңү көне алдыннан Арча зиратындагы Дан аллеясендә узды. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Казан медицина көллиятендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашты.
Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Ике меңгә якын беренче курс студентлары һәм югары уку йорты активистлары катнашындагы масштаблы парад бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Чарада катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Габдуллаҗанов сәламләде.
Бүген Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендәге Дәүләт Җыелышы – Корылтае йортында Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев белән хушлашу мәрәсиме узды. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Башкортостан Дәүләт җыены депутатлары, федераль һәм региональ хакимият органнары, руханилар, республика халкы килгән иде.