Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
7
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Социалистик хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка һәйкәл ачылды. Чара Җиңү көне алдыннан Арча зиратындагы Дан аллеясендә узды. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.


6
май, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Казан медицина көллиятендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашты.

Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Ике меңгә якын беренче курс студентлары һәм югары уку йорты активистлары катнашындагы масштаблы парад бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Чарада катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Габдуллаҗанов сәламләде.

Бүген Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендәге Дәүләт Җыелышы – Корылтае йортында Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев белән хушлашу мәрәсиме узды. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Башкортостан Дәүләт җыены депутатлары, федераль һәм региональ хакимият органнары, руханилар, республика халкы килгән иде.


5
май, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Казанның Петров исемендәге паркында «Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясы» мемориалы янында Җиңү көненә багышланган митинг узды. Ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән Дәүләт Советы депутатлары Александр Лившиц һәм Елена Кузьмичева котлады.

Бүген Казанның Ямашев урамындагы йорт ишегалдында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм концерты куйдылар. Бәйрәмгә фашист концлагерьларе тоткыны, тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Хөсәенова, Ленинград камалышында калучылар Зинаида Бушуева, Валентина Красюк, Козета Ивановалар чыкырылган иде. Ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Руслан Шиһабеддинов котладылар.

Бүген Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең Җиңү паркында «Җиңү утын саклыйбыз» дигән тантаналы чара узды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәйкәл мемориалы табигый газга  тоташтырылды. Бер үк вакытта бөтен Россия буенча тагын 11 мемориалны тоташтырдылар. «Бердәм Россия» һәм «Газпром» проекты буенча Мәңгелек ут Тверь, Белгород, Ульяновск, Төмән, Новгород һәм Омск өлкәләрендә, шулай ук Дагыстан, Татарстан һәм Чувашия Республикаларында, Краснодар, Пермь һәм Ставрополь крайлары хәрби мемориалларда кабынды.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендә видеоэлемтә режимында Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару оешмалары хатын-кыз депутатларының «Ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү - дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше» темасына утырыш узды. Җыелышта  катнашучылар хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук төбәкләрдәге иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашты. Утырышта катнашучыларны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова сәламләде. Утырышны ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үткәрде.

Бүген Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының «Политология» юнәлеше буенча белем алучы студентлар белән очрашты. Очрашу «Персона» проекты кысаларында Татарстанда «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында узды.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды. Акциядә катнашучылар һәм мәктәп укучылары илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алды. Алар стелага чәчәкләр салды һәм ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы депутатлары исеменнән чарада катнашучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сәламләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International