Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Милли музеенда республиканың танылган сәяси эшлеклесе Салих Гыйлемхан улы Батыевның тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә кунакларын һәм аны оештыручыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертеләчәк мәсьәләләрне карады, ул 25 ноябрьдә узачак.

Иртәгә ТАССР Югары Советы президиумы Рәисе Салих Батыевның тууына 110 ел тула (1911 - 1985 еллар). Республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе юбилее алдыннан Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Марат Галиев һәм парламент хезмәткәрләре төркеме Казанда Иске Татар зиратында булдылар һәм аның каберенә чәчәкләр салдылар.

Татарстанда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның җиденче “Балкыш” Республика фестиваленең сайлап алу туры старт алды. Зона этабы 2022 елның мартыннан апрельгә кадәр узачак, гала-концерт киләсе елның декабрендә була. Мондый карар бүген фестивальне оештыру комитеты утырышында кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе, Оркомитет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш видеоэлемтә режимында узды.


20
ноябрь, 2021 ел
шимбә

 Бүген Казанда Волейбол үзәгендә Россиянең атказанган тренеры, волейбол  буенча «Зенит-Казан» һәм Россия җыелма командаларының баш тренеры Владимир Алекноның йолдызын ачу тантанасы булды. Танылган волейболчыны хөрмәтләүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе депутатлары Казанда ел саен уздырыла торган «МакХэппи день» хәйрия акциясендә катнаштылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашулар уздыра. Бүген Татарстан парламенты башлыгы Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе, ЛДПР фракциясендә безнең республика кураторы Ярослав Нилов белән очрашты.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы 25 ноябрьдә көндезге 10 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 21 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 9 республика проекты һәм биш федераль закон проекты.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар бюджетка тщк]дим ителгщн төзәтмәләрне хупладылар һәм Дәүләт Советына "2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" законы проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр. Шулай ук халыкның финанс белемен күтәрү программасын үтәү турындагы контроль мәсьәлә дә каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының  Милли китапханәдә узган утырышында «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Законының гамәлгә ашырылуы турында сөйләштеләр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International