Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Газета-журналларга язылу бүләк ит» хәйрия оештырылды. Акциядә парламент депутатлары катнашты, алар республиканың социаль учреждениеләре өчен газеталарга һәм журналларга язылды.

Бүген Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде, анда сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга бәйле товарлар, эшләр яисә хезмәтләр сатып алу тәртибе билгеләнә.

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Сүз коронавирус пандемиясенә, аерым алганда, куар-кодларга бәйле рәвештә чикләү чаралары кертү турында бара.

Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында үтенеч юллаячак. Бүген бу үтенечне парламентарийлар Дәүләт Советы утырышында хуплады.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде, ул шушы арада Татарстан Президентына имзага җибәрелә, шуннан соң республика законы булачак.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатуралар парламентарийлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы ачылды.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды. Җыелышны берләшмә җитәкчесе Артур Абдульзянов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы алдыннан “Бердәм Россия” фракциясе утырышында территорияләрне төзекләндерү буенча бишьеллык комплекслы программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар фракциянең 2022 елга эш планын расладылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International