Дәүләт Советы депутатлары «Газета-журналларга язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:43

Бүген Дәүләт Советында «Газета-журналларга язылу бүләк ит» хәйрия оештырылды. Акциядә парламент депутатлары катнашты, алар республиканың социаль учреждениеләре өчен газеталарга һәм журналларга язылды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым-Сарай авылында урнашкан Баулы интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк итеп "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Шәһри Казан" һәм " Казанские ведомости" газеталарына, шулай ук "Сөембикә" журналына язылды.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, Дәүләт Советы депутатлары ел саен социаль учреждениеләрдә, ветераннар йортларында, приютларда тәрбияләнүчеләр өчен республика газеталары һәм журналлары яздыруын билгеләп үтте. "Мәгълүматның электрон чыганаклары күп булуга карамастан, татарстанлыларның матбугат басмаларын алуга ихтыяҗы бар, - дип басым ясады парламент башлыгы. - мәсәлән, Баулы интернат-йортында, нигездә, газета һәм журналлар укырга күнеккән".

Бүген парламентарийлар 150гә якын унөч төрле басмага язылды. Бу кампания бүген парламентта утырыш дәвамында узачак.

Республика газеталарына һәм журналларына язылу республика парламентында даими рәвештә оештырыла. Депутатлар ярдәме белән республика басмаларын, шул исәптән милли телләрдә дә, ветераннар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ялгыз кешеләр, инвалидлар ала.  Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тәкъдим иткән басмалар арасында шулай ук "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" газеталары да бар иде, аларны гамәлгә куючылар - Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International