Дәүләт Советы «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын хуплады

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:47

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Сүз коронавирус пандемиясенә, аерым алганда, куар-кодларга бәйле рәвештә чикләү чаралары кертү турында бара.

Федераль закон проектларын карау һәм кабул итү процессында региональ парламентларның катнашуы - гадәти практика. Субъектлар фикере Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан икенче укылышта документларны караганда исәпкә алына.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, закон проекты, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы туганда, аны кисәтү максатларында кайбер чикләү чаралары кертүне тасвирлый.

Бу гражданнарга хезмәт күрсәтү тәртибенә кагылышлы. Бу очракта кешеләрнең ковидка каршы профилактик прививкасы турында сертификаты, прививка ясатырга ярамау турында яки авыруны кичерүе турында белешмәсе булу шарт. «Прививка турында QR-коды булмаганнарның чараларга һәм объектларга йөрү тәртибен билгеләү төбәкләрнең башкарма хакимият органнарына йөкләнә. Мондый чаралар һәм объектлар исемлеген югары вазифаи зат билгеләячәк», — диде Светлана Захарова.

«Документациясе булмаган гражданнар (балигъ булмаганнардан кала) мондый чараларга, оешмаларга, объектларга 2022 елның 1 февраленә кадәр коронавируска ПЦР тестның тискәре нәтиҗәсе турында документы булганда гына йөри ала», — диде Светлана Захарова. Мондый документның гамәлдә булу срогы һәм формасын РФ Баш санитар табибы билгеләвен искәртте. Закон проекты үз көченә керсә, аның гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 июненә кадәр чикләнә.

Депутат Эдуард Шәрәфиев «вакцинация» һәм «куар-код алу» төшенчәләрен бутамаска кушты. «Мин ирекле вакцинация яклы, пандемияне күмәк иммунитет белән генә җиңеп була, ләкин монда аңлашылмаган нечкәлекләре күп. Җәмәгать транспортына кергәч, вакцинацияләнмәгән кеше вакциналы кеше өчен куркыныч түгел, чөнки вакцина саклаганын беләбез. Мин вакцинация яклы, ләкин куар-кодларга каршы», — диде.

Игорь Бикеев моны кичектергесез чара диде, вакцинацияне башка чит илләр дә керткәнен искәртте һәм закон проектын яклауны сорады. Фәдбир Сафин бүген җәмгыятьтә вакцинация мәсьәләсендә курку оешканын әйтте. «Без үзебез дә, халык та әзер түгел идек, аңлату эшләре булмады. Прививка ясаткан барлык кешеләр дә инфекция йөртми дигән сүз түгел. Тикшерү ягы да көйләнмәгән, хәзер теләсә кем тикшерә ала мени?» — диде. Ул закон проектын эшләп бетерү кирәк, дип саный. Альмир Михеев та хакимиятән халыкка басым бар, дигән фикердә.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов закон проектын яклау кирәк дип саный. Ул кайчандыр машинада куркынычсызлык каешларын эләктерүне мәҗбүри кертү дә халыкта башта ризасызлык уятканын искә төшерде. «Хәзер дә чикләү чараларын кертүне күпме тоткарласак, пандемия шулкадәр авыррак узачак. Хәзер үк үлем дәрәҗәсе 4 процент булуын күрәбез», — диде.

Светлана Захарова куар-кодларга каршы булган гражданнардан 4 меңгә якын мөрәҗәгать алганын әйтте. Шул ук вакытта республика хастаханәләрендә «кызыл зоналар» да 16 мең табиб эшли. Алар закон проектын хуплап, мөрәҗәгать язарлар иде, тик вакытлары юк, кешеләрнең гомере өчен көрәшәселәре бар», — диде.

«Көн саен авыручылар һәм үлүчеләр турында мәгълүмат килеп тора. Һәркемнең гомере кадерле, кемнәрдер хокуклары кысыла дисә дә, бу изге нияттән генә эшләнә, гомерләрне саклап калу өчен. Коронавирус беркемне кызганмый. Бу пандемия белән бөтен субъектлар очрашты», — диде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу нисбәттән Хөкүмәт карары имзалануын хәбәр итте. Анда бүген күтәрелүче мәсьәләләрнең шактые хәл ителгән. 

Дәүләт Советы депутатлары закон проектын хуплады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International