Сайлаулар уздыруга товарлар сатып алуны тәртипкә салу тәкъдим ителә

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:05

Бүген Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде, анда сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга бәйле товарлар, эшләр яисә хезмәтләр сатып алу тәртибе билгеләнә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектын тәкъдим итеп, закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 25 октябрьдә беренче укылышта кабул ителде, дип билгеләп үтте. Икенче укылышка комитет тарафыннан 7 төзәтмә әзерләнгән.

Төзәтмәләр дәүләт  һәм  муниципаль  ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны гамәлгә ашыру тәртибен камилләштерүгә һәм оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

"Закон проекты тарафыннан сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга бәйле товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин. - Хәзерге вакытта сатып алулар «РФ гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законда каралган тәртиптә гамәлгә ашырыла.

Дәүләт Советы комитет тәкъдиме буенча проектны икенче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International