КПРФ фракциясе утырышы узды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе, 12:31

КПРФ фракциясе утырышы узды

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертеләчәк мәсьәләләрне карады, ул 25 ноябрьдә узачак.

Утырыш башында фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов КПРФ фракциясенең яңа сайланган әгъзасы, партиянең Түбән Кама бүлеге секретаре Альберт Яһудинны тәкъдим итте.

Дәүләт Советының егерме җиденче утырышының көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышканда Хафиз Миргалимов төп мәсьәлә булып якындагы өч елга республика бюджеты турындагы закон проекты торуын билгеләп үтте. Профильле комитет тәкъдиме буенча, ул парламент тарафыннан икенче һәм өченче укылышта каралачак.

Депутатлар шулай ук актуаль закон проектлары буенча КПРФ фракциясенең позициясе турында фикер алыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International