Бүген Пензада Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенең алтмышынчы утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган утырышта катнашты.
Бүген Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатлары хатын-кыз сәламәтлеге, гаилә кыйммәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, берләшмә әгъзалары катнашты. Утырыш видеоэлемтә режимында узды.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.
Бүген республиканың Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, анда 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына ТР берләштерелгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, паралмент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Дәүләт Думасында һәм Россия Федерация Советында берничә очрашуда катнашты.
2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Документ якын араларда профильле комитетларга башлангыч карап тикшерүгә тапшырылып, парламентта республиканың төп финанс законы буенча фикер алышулар башланачак.
Дәүләт Советының мини-футбол буенча җыелма командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасының чирекфиналында уйнады. Җиңүгә омтылыш һәм ихтыяр көче күрсәтеп, Дәүләт Советы командасы җитди көрәш нәтиҗәсендә турнир таблицасында беренче сигез команда арасында үз урынын яулап алды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар "көмеш яшьтәге” гражданнарны Өлкәннәр көне белән котладылар, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар, муниципалитетларда “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру белән таныштылар.
Сентябрьдә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән Россиянең кайбер өлкәләрендә һәм республикаларында төбәк парламентлары да сайланды. Санкт-Петербургның, Чувашия һәм Мордовия республикаларының, Пермь краеның, Самара, Омск, Оренбург, Киров өлкәләренең төбәк парламентларының узган утырышларында аларның җитәкчеләре сайланды.
Ярославльдә РФ ФС Федерация Советы һәм Ярославль өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан оештырылган «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» сигезенче парламент форумы үз эшен тәмамлый. Пленар утырышны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ачты. Ул Россия Президенты Владимир Путин делегатларга үз сәламләвен юллады. Форумда Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнаша.