Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районында булды, анда ул муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин башка эшкә күчү сәбәпле үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Район җитәкчесе вазифаларын башкару Ильяс Гозәеровка йөкләнде. Моннан тыш, республика парламенты җитәкчесе районда ишегалларын төзекләндерү буенча президент программасының ничек тормышка ашырылуы белән танышты һәм капиталь ремонттан соң ачылган спорт мәктәбендә булды.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турындагы закон проекты каралды. Моннан тыш, парламентарийлар мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады. Уңайсыз эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, комитет утырышы видеоэлемтә системаларын кулланып узды.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеш комитеты утырышы узды, аның төп мәсьәләсе республиканың 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджеты турында закон проекты булды. Моннан тыш, профиль комитеты әгъзалары Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча фикер алыштылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә республиканың Дәүләт Советына кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты каралды. Моннан тыш, депутатлар муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында республика законының үз көчен югалтуын тану һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
12 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар бюджет турында республика законы проектын һәм Дәүләт Советында закон проекты эшенең планын үтәү турындагы мәсьәләне карадылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты, утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.
Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының беренче утырышында катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
11 октябрьдә Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда Татарстанның күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, берничә чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты һәм өченче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары катнашты. Тантананы Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин алып барды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас һәм Биектау районнарының чираттан тыш утырышларында катнашты. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов Биектау районына эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, районының яңа башлыгы итеп Айрат Җиһаншин сайланды. Татарстан Президенты тәкъдим иткән җитәкчеләрнең кандидатураларын республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.