Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә

2021 елның 5 октябре, сишәмбе, 17:53

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Дәүләт Думасында һәм Россия Федерация Советында берничә очрашуда катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы һәм Генераль Советы уртак утырышында да катнашты.

Партиянең Югары Советы һәм Генераль советы утырышында узган сайлау кампаниясе йомгаклары турында фикер алыштылар. «Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы секретаре Андрей Турчак әйткәнчә, катлаулы шартларга да карамастан, партия сайлаучыларның ышанычын саклап кала алды.

«Безнең төп нәтиҗә — конституцион күпчелек фракциясе һәм нәтиҗәле VIII чакырылыш Дәүләт Думасы. Татарстан Республикасының Идел буе федераль округындагы нәтиҗәләрен аерым әйтәсе килә. 79 процент — „Бердәм Россия“гә бирелгән абсолют тавышлар күләме буенча иң яхшы нәтиҗә. Анда без сигез мандат алдык», — диде Турчак.

Киңәшмәдә сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе эшен оештыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International