Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хисап палатасы аудиторы Дмитрий Зайцев белән очрашты. Парламент башлыгы республикада милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан халыкларының  Дуслык йортында "Татарстан – яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышы булды. Хәрәкәт әгъзалары узган сайлау кампаниясенә нәтиҗә  ясап, 2020 елда булачак сәяси кампаниялар алдында торган бурычларны билгеләделәр, "Татарстан – яңа гасыр"дан сайланган депутатларның һәм җирле структураларның  гражданнар наказлары һәм мөрәҗәгатьләре буенча башкарган эшләренә анализ ясадылар.  Утырышны хәрәкәтнең Югары советы рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  алып барды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына эш нәтиҗәләрен югары бәяләде. Бу хакта ул "Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны сәламләү чыгышында әйтте.

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы 27 ноябрьдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.  Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин Илһам Шакиров иҗаты тулы бер буын, ә иҗади мирасы Татарстан һәм Башкортстанның тугандаш халыкларының уртак байлыгы дип саный. Бу фикерен ул Уфада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бөек татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсендә әйтте.

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Константин Толкачев

Бүген Уфада Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Корылтае арасында хезмәттәшлекне алга таба да үстерү турындагы меморандум имзаланды. Документка ике республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев кул куйды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Константин Толкачев

Казан дәүләт мәдәният институтында кайбер юнәлешләр буенча бюджет урыннар аз булу проблемасы күтәрелде. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында фикер алыштылар.

Тэги: Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты

11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Республикасы бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләмен 270 миллиард сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында шул хакта сүз барды.

 


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «бердәмроссиялеләр»не гражданнарны кабул итү атнасын сайлаучылар наказларын үтәүгә багышларга чакырды. Бу хакта бүген «Бердәм Россия» партиясе секретаре «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясендә әйтте.

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Бердәм Россия

7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен яңа лауреатларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Премия лауреатлары Камал театрында «Санаулы кичләр» премьерасы алдыннан игълан ителде.

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International