Дәүләт Советында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл узды. Мәртәбәле утырышта уникенче чакырылыш Югары Совет депутатлары, төрле чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр, сәясәт, фән эшлекләре катнашты. Анда 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең әһәмияте турында фикер алышалар.
Алтынчы «Балкыш» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Шул турыда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VI Республика фестиваленең оештыру комитеты утырышында хәбәр ителде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Безнең йорт - Татарстан» фестиваленең гала-концертында республиканың төп байлыгын атады. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
31 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Əлмәт татар дәүләт драма театрының юбилей кичәсендә катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында Олы Шыя авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында һәм район Советының 35 нче утырышы эшендә катнашты.
Бүген республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил офисында гаиләдәге җәбер-золымга, бәхәсләргә багышланган "Хатын-кыз игътибары" дип аталган "кайнар элемтә" эшли башлады.
«Стратегик планлаштыру төбәкләрнең тотрыклы үсешенә китерә», - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Страсбургта (Франция) узучы утырышында. Парламент башлыгы Татарстанда тупланган тәҗрибәне Европаның аерым төбәкләрендә кулланырга мөмкин дип саный. Бу нисбәттән Фәрит Мөхәммәтшин европалы коллегаларын Татарстанга тәҗрибә уртаклашырга килергә чакырды.
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлатка эш сәфәре кысаларында район үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Нурлат районында эш сәфәрендә булып авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында, шәһәрнең яңартылган урамын һәм капиталь төзекләндерү уздырылган Сәнгать мәктәбен ачуда катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе депутатлары катнашында "2020 ел бюджетына мөнәсәбәтле эш барышында КПРФ фракциясе тәкъдимнәре" дигән темага матбугат конференциясе узды. Республика ММЧ белән очрашуда депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев, Александр Комисаров һәм Фәдбир Сафин катнаштылар.