Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта эшлекле сәфәрдә. Анда бүген Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVII сессиясе ачыла.

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты.

 

 

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел  звеносын модернизацияләү буенча Россиядә беренче тыңлаулар узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары Татарстан тәҗрибәсе белән танышу өчен Казанга килде.

 


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танатаналы шартларда яңа сайланган җәмәгать судьяларына эш таныклыгы тапшырды.  

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышында «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы тыңланды.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышы

Бүген Татарстан Республикасы Конституция суды  һәм  җәмәгать судьялары турында законнарга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты  беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ җәмәгать судьяларына йөкләнешнең тигезлеген тәэмин итү мөмкинлеген дә бирә.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышы

Сукбай хайваннарны тоту һәм карау өчен акча икеләтә артачак. Бүген бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында билгеле булды.

 

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты  бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс документына төзәтү-тәкъдимнәр  3 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң  документ икенче укылышка чыгарыла.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышына кертелгән беренче мәсьәләне карап, депутатлар җәмәгать судьялары вазыйфаларына Татарстан Югары Суды тәкъдим иткән кандидатураларны хупладылар. Законлылык  һәм хокук тәртибе комитеты утырышы карарын  аның рәисе Шакир Яһудин ирештерде.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышы

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырыш парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International