Фәрит Мөхәммәтшин – җәмәгать судьяларына: «Сезнең кулда - кеше язмышы»

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе, 11:00

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танатаналы шартларда яңа сайланган җәмәгать судьяларына эш таныклыгы тапшырды.  

Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин, хөкемдарлар бергәлегенең җәмгыятьтә тоткан ролен бәяләп, поляк шагыйре һәм фәлсәфәчесе  Станислав Еж Лецның «дәүләт турында, анда ничек хөкем итүләренә карап, фикер йөртергә була» дигән сүзләрен китерде.

«Сезгә бик зур җаваплылык йөкләнгән. Суд эшчәнлегенең башында кешенең хокукларын һәм ирекләрен яклауда нәкъ менә сез торасыз. Сез елдан-ел катлаулана барган бик күп эшләрне карыйсыз, аларны үз күңелегез аша үткәрәсез», – диде ул.

Бүген Татарстанда 188 җәмәгать судьясы эшли, алар меңләгән җинаять, граждан һәм административ эшләрне карый. Үзләренә бик күп эшләр йөкләнгән булуга карамастан,  җәмәгать судьяларының эш күрсәткечләре югары.

Бу елның беренче яртысында бер судьяга уртача 1,3 мең эш туры килә. Бер айга – 230 эш дигән сүз.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ТР Президенты, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте ярдәме белән республикада җәмәгать судьяларына 33 өстәмә штат бирелгән.

Җәмәгать судьяларының эш нәтиҗәләрен һәм сыйфатын арттыруга, матди-техник  яктан тәэмин ителешкә дә зур игътибар бирелә. Бу максаттан  Татарстан бюджетыннан быел  470 млн. сум, узган елда– 438 млн. сум акча бүленгән. Суд участокларында төзү-төзәтү эшләре алып барылган, җиһазлар яңартылган.

 «Бу юнәлештә эш дәвам итәр дип ышанам,  – диде парламент башлыгы. – Судья булу – мораль һәм психологик яктан бик авыр. Сездән һөнәри осталык кына түгел, тормышны белү, кешеләрнең  психологиясен белү таләп ителә. Сезнең кулда кеше язмышы».

Җәмәгать судьяларын бу истәлекле көн белән Татарстанның Югары суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗов та котлады. «Җәмгыять тарафыннан суд системасы җәмәгать судьялары эшенә карап кабул ителә, кешеләрдә суд системасына караш сезнең эшегезгә карап формалаша», – диде Илгиз Гыйлаҗов.   

Тантаналы чарада РФ Юстиция министрлыгының Татарстан буенча  идарәсе башлыгы Виктор Демидов, ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов катнашты.

Кайбыч районы буенча беренче суд участогы җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева сүз алып республика җитәкчелегенә җәмәгать судьялары аппараты  эшчәнлегенә уңай шартлар тудырулары өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы Рәисе кулыннан 11 җәмәгать судьясы эш таныклыгын алды, аларның дүртесе бу вазыйфага беренче тапкыр сайланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International