Җәмәгать судьялары сайланды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе, 10:25

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышына кертелгән беренче мәсьәләне карап, депутатлар җәмәгать судьялары вазыйфаларына Татарстан Югары Суды тәкъдим иткән кандидатураларны хупладылар. Законлылык  һәм хокук тәртибе комитеты утырышы карарын  аның рәисе Шакир Яһудин ирештерде.

“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында”, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” федераль законнар һәм “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында”  Татарстан Республикасы Законы таләпләре нигезендә, җәмәгать судьялары вазыйфаларына тәкъдим ителгән  кандидатураларны сайлап куюга карата нинди дә булса  каршылыклар булуы ачыкланмады", – диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогына – Мөлеков Ленар Равил улы, Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 4 нче суд участогына – Сәлахетдинова Гүзәл Рәфыйк кызы, Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 4 нче суд участогына –  Ибраһимов Марат Илдар улы биш елга  Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп сайландылар.

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 13 нче суд участогы  җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья  Миндубаева Миннур Госман кызына йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International