Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Парламент башлыгы дипломатны  яңа вазыйфага керешүе белән котлады, эшендә уңышлар теләде һәм аның эшчәнлеге  Татарстан белән Төркия арасында, шул исәптән парламентара элемтәләрнең дә, тагын да ныгуына китерәсенә ышаныч белдерде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Социаль-икътисади бурычларны хәл итү һәм сайлаучылар белән актив диалог алып бару сәяси кампаниянең уңышлы нигезе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «МедиаВолга» төбәкара семинар ачылышында белдерде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре  Фәрит Мөхәммәтшин «Үсеш локомотивлары» бәйгесендә финалга чыккан яшьләр белән очрашты. Әлеге бәйгедә катнашу өчен 250 гариза кергән булган, шулар арасыннан нибары 75 кеше бәйгегә үткән.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

18
октябрь, 2019 ел
җомга

Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Вавилов Нурлатта эш сәфәрендә булды. Ул Казан хосписы табиблары белән бергәләп  участок табиблары һәм җирле хастаханәләр фельдшерлары өчен паллиатив ярдәм күрсәтү  буенча семинар уздырды. Мондый очрашулар  республиканың башка районнарында да уза.

Тэги: Владимир Вавилов

Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда «Державин укулары» кебек форумнарны үткәрүдә министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук җәмгыять кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КФУда узган «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Дәүләт Советында “Мәгариф” журналы  тарафыннан оештырылган "Авыл укытучысы" бәйгесе  җиңүчеләрен бүләкләделәр. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Тэги: Марат Әхмәтов

Бүген Болгарда Татарстан халыклары ассамблеясының күчмә утырышы узды. Анда милләтара татулык, үзара килешеп яшәү, миграция мәсьәләләре, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау турында фикер алыштылар.  Утырышны  республика парламенты башлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан халыклары ассамблеясы

16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры бинасында Евгений Шварц әсәре буенча куелган «Дракон» премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аның хәләл җефете һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның сентябрендә Россия төбәкләре закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында массакүләм матбугат чараларында иң еш телгә алына торган өчлекне йомгаклады. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингта әйтелә.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә була. Бу хактагы карар бүген булган парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Парламентарийлар утырышта 19 мәсьәлә карарга ниятлиләр, аларның тугызы – республика законнары, бишесе – федераль законнар проектлары.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International