Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эриканны кабул итте

2019 елның 22 октябре, сишәмбе, 12:30

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Парламент башлыгы дипломатны  яңа вазыйфага керешүе белән котлады, эшендә уңышлар теләде һәм аның эшчәнлеге  Татарстан белән Төркия арасында, шул исәптән парламентара элемтәләрнең дә, тагын да ныгуына китерәсенә ышаныч белдерде.

«Безне күп нәрсә берләштерә. Россия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр әйбәт, гуманитар элемтәләр ныгый, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин  Исмет Эриканны сәламләп, - бүген Сочида ике илнең  лидерлары очраша, алар киләчәктә дә хезмәттәшлеккә исәп итәләр.  Без ике ил арасында тыгыз элемтәләр урнашуга бик шат һәм бу нисбәттән үз өлешебезне кертергә әзер».  Парламент башлыгы  киләчәктә сәүдә-икътисади һәм парламентара мөнәсәбәтләр тагын да активлашыр дип саный.

Исмет Эрикан, үз чиратында, республика җитәкчелегенә кунакчыллыклары һәм төрле сораулар буенча үзара аңлашуга әзер булулары өчен зур рәхмәт белдерде.  Эрикан әфәнде илләр арасында парламентара мөнәсәбәтләр аерым игътибар таләп итү белән килеште.  «Әнкара мондый хезмәттәшлеккә әзер», - диде ул.    

Исмет Эрикан Төркиянең Казандагы генераль консулы вазыйфаларына бу елның 1 октябреннән кереште.  Эрикан әфәнде  – Казанда 1996 елда Төркия консуллыгы ачылганнан соң, уникенче генераль консул (Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы – Россиядә ачылган беренче консуллык). Бүген консуллык үзенә Идел буе федераль округының 6 төбәген берләштерә – Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Чувашия республикалары һәм Самара өлкәсе.  Исмет Эрикан моңа кадәр Төркиянең тышкы эшләр министрлыгында, АКШ, Болгария, Сингапур  һәм башка илләрдәге илчелекләрендә эшләгән.

Очрашуда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе  Айрат Зарипов һәм аның урынбасары Людмила Рыбакова, Россия тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International