Фәрит Мөхәммәтшин «Үсеш локомотивлары» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе, 11:00

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре  Фәрит Мөхәммәтшин «Үсеш локомотивлары» бәйгесендә финалга чыккан яшьләр белән очрашты. Әлеге бәйгедә катнашу өчен 250 гариза кергән булган, шулар арасыннан нибары 75 кеше бәйгегә үткән.

Фәрит Мөхәммәтшин "Үсеш локомотивлары" проектының Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Бәйгедә катнашырга теләп бирелгән гаризалар җәмәгатьчелек тарафыннан кызыксыну зур булуына дәлил. 

Бәйгенең белем бирү программасы талантлы яшь белгечләрне икътисадның  һәм җитештерү тармагының реаль стратегик секторына тартуга һәм алдынгы предприятиеләрнең тәҗрибәсен өйрәтүгә юнәлдерелгән. Бәйгедә икътисад,  җитештерү тармагының реаль стратегик секторында һәм идарә итү өлкәсендә хезмәт итүче 18 – 40 яшьлек  белгечләр катнашкан.

Парламент башлыгы билгеләп узганча,  яшьләр  үз карашларын дәлилләп күрсәткәннәр, үз проектларын иҗади формада тәкъдим иткәннәр. Катнашучылар арасында көндәшлек арта, диде ул.

«Партиянең төбәк бүлеге тәкъдиме белән сез катнашкан бу чара – зур тормыш мәктәбе. Кайберләрегез Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка чыгып карады. Киләсе елда сез үзегезне муниципаль дәрәҗәдә уза торган сайлауларда да сынап карарга тиешсез. Бу – үзенә күрә бер имтихан», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең үзәк аппараты тарафыннан партиянең Татарстан төбәк бүлегенә,  илнең 14 төбәген берләштергән Идел буе федераль округы  буенча әлеге бәйгенең  координаторы вазыйфасы тапшырылды дип хәбәр итте.

«Бу безгә башка төбәкләрдә кешеләрнең тормыш-көнкүрешләре белән якыннанрак танышырга, аларда булган проблемаларны, яңалыкларны белеп торырга зур мөмкинлекләр бирә», – диде ул.

Финалистларны РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты    Әлфия Когогина, ТР Икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, белем бирү программасының экспертлары һәм остазлары  котлады.

Очрашу кысаларында халыкның финанс белемнәрен күтәрүгә, Балык Бистәсе районының геобрендингына багышланган, һәм дә ки грантларга, премияләргә һәм стипендияләргә актуаль бәйгеләрне күзәтеп барырга мөмкинлек  бирүче «Конструктор команд» коммуникатив интернет-мәйданчыгы турында проектларны яклау булды.

Җиңүчеләрне  остазлар һәм финалга чыгучылар электрон тавыш бирү юлы белән сайлады. Күпчелек тавышны  Балык Бистәсе районының геобрендингы буенча проект алды. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев өч проектка да грант ярдәме булачак дип белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International