Марат Әхмәтов: «Мәктәп белән укытучы авылның киләчәген тәэмин итә»

2019 елның 18 октябре, җомга, 11:00

Бүген Дәүләт Советында “Мәгариф” журналы  тарафыннан оештырылган "Авыл укытучысы" бәйгесе  җиңүчеләрен бүләкләделәр. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Марат Әхмәтов үз чыгышында республикада мәгариф тармагына зур игътибар бирелүен әйтте:  озак елларга исәпләнгән проектлар тормышка ашырыла, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, ресурс үзәкләре булдырыла, мәгариф  учреждениеләрендә төзәтү эшләре алып барыла.  

Ул бүгенге көн укытучылар алдына яңадан-яңа  бурычлар куюын, аларны үтәү өчен рухи һәм физик көч күп таләп ителүен әйтте.

"Россия Президенты Владимир Путин игълан иткәнчә, илдә "Авыл табибы" дигән тәҗрибә бар. Шул кысаларда "Авыл укытучысы" дигән федераль проект 2020 елдан гамәлгә куелып эшли башласа, авыл укытучыларының абруен үстерергә этәргеч булыр иде дип уйлыйм", – диде ул.

Марат Әхмәтов укытучыларны киләчәккә өмет белән карарга чакырды.

"Авылның дәрәҗәле киләчәге - алда. Мәгарифнең үсеше өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Бик күп проектлар турында үзегез хәбәрдар. Киләчәктә дә иҗади эзләнеп, илгә игелекле хезмәт итеп, язмышыгызга тугрылыклы булып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов укытучыларга.

"Авыл укытучысы" бәйгесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы  белән берлектә 2014 елдан башлап уздырыла. Берничә ел дәвамында әлеге бәйгедә Татарстаннан, Ульян, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Пермь төбәгеннән 2000 артык педагог катнашкан.

Марат Әхмәтов үзенә укытучы һөнәре якын булуын әйтте. “Чөнки әти-әнием - укытучылар. Шуңа күрә әлеге хезмәтнең никадәр авыр икәнен күреп, белеп үстем. Без үскән вакытта авылда укытучының абруе зур иде. Ул чор укытучыларының рухи чынбарлыгын чагылдырган әсәр – Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре”, – ди ул.

Җиңүчеләргә бәләкләрне  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева тапшырды.

 "Авыл укытучысы – 2019 бәйгесенең абсолют җиңүчесе – Ленингорск районы Ормышлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова. "Гади авыл укытучысын зур дәрәҗәгә күтәргәнегез өчен рәхмәт. Коллегаларга исәнлек-саулык, сабырлык телим. Авыллар бетмәсен, мәктәпләрнең киләчәге булсын иде!”, - диде ул.

Дәүләт Советы фойесында "Мәгариф йолдызлары"  дип аталган фотолар күргәзмәсе эшли. Анда төрле елларда журналның геройлары булган  мәгариф хезмәткәрләренең портретлары куелган.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International