Фәрит Мөхәммәтшин Качалов театрында «Дракон» спектакле премьерасын карады

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе, 18:00

Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры бинасында Евгений Шварц әсәре буенча куелган «Дракон» премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аның хәләл җефете һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде.

Казанда туып-үскән совет драматургиясе классигы Евгений Шварцның 1943 елда язылган иң танылган пьесасының берсе генераль репетициядән соң тыела. Аны совет тамашачысына күрсәтергә ярамый торган «зарарлы әкият» дип атаганнар. Ике дистә ел узгач, автор вафатыннан соң, «Дракон» спектакле сәхнәдә куелды.

Бу фантастик тарих - кеше турында, анда мәңгелек яхшылык һәм явызлык булуы, һәркемнең эчендә аждаһаны үтерергә кирәклеге турында үтемле сөйләшү.

Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Марат Голубев, Татарстанның халык артисты Илья Славутский, яшь артистлар Павел Лазарев, Славяна Кощеева, Алексей Захаров, Виктор Шестаков, Илья Скрябин, Николай Чайка, Андрей Белозеров һәм башкалар катнаша.

Спектакльдә театрның инструменталь төркеме башкаруында Рене Обриның музыкаль темалары яңгырый.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International