Марат Әхмәтов Нурлат районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында катнашты

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе, 15:34

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Нурлат районында эш сәфәрендә булып авыл хуҗалыгы  алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында, шәһәрнең яңартылган урамын һәм капиталь төзекләндерү уздырылган Сәнгать мәктәбен ачуда катнашты.

Марат Әхмәтовның эш  сәфәре Карл Маркс урамын ачудан башланды. Биредә уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча уздырылган "Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр" бөтенроссия бәйгесе кысаларында киң колачлы яңарту эшләре башкарылган. Нәтиҗәдә урам танымаслык булып үзгәргән: җәяүлеләр өчен юлларга таш түшәлгән, велосипедтагылар өчен билгеләр куелган махсус юл салынган, утырып ял итәргә мөмкинлекләр булдырылган.   

Урам ачу тантанасына халык шактый җыйналган иде. Марат Әхмәтов белән һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин "үтү юлы ябык" билгесен "үтү юлы ачык" тамгасына алыштырып куеп, урамны ачтылар.

Капиталь төзекләндерү уздырылган Сәнгать мәктәбе тантаналы шартларда ачылды. Матур якты кабинетлар, яңартылган концерт залы, фасад – төрле төсләрдән балкып тора. Марат Әхмәтов республика  җитәкчелеге исеменнән сәламләп төзүчеләргә ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Нурлат халкын әлеге матур вакыйгалар белән Дәүләт Советы депутатлары  Людмила Рыбакова һәм Рәис Сөләйманов та котладылар. Сәнгать мәктәбе укучылары кунакларга концерт программасы тәкъдим итте.

Парламент җитәкчесе урынбасары авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре алдынгыларын хөрмәтләү танатанасында катнашты. Бәйрәмгә авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, фермер һәм шәхси хуҗалыклардан алдынгы хезмәткәрләр,  авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән ветераннар чакырылган иде. Шуны да әйтергә кирәк, нурлатлылар быел бөртеклеләрне суктыруны республикада беренчеләрдән булып төгәлләделәр.

Марат Әхмәтов бәйрәмдә катнашучыларны урып-җыю каманиясен уңышлы тәмамлап чыгулары белән котлады һәм киләчәктә эшләрендә уңышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International