Марат Әхмәтов: «Әлмәт театры –Татарстаныбызның асылташы»

2019 елның 1 ноябре, җомга, 14:12

31 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат Әхмәтов Əлмәт татар дәүләт драма театрының юбилей кичәсендә катнашты.

Артистларны һәм тамашачыларны сәламләп,  Марат Әхмәтов,  драма театрының  75 ел дәвамында татар халкын үз спектакльләре белән сөендерүен әйтте.

 «Театр ил өчен авыр булган сугыш елларында барлыкка килгән. Шуңа да карамастан артистлар һәрвакыт иҗади эзләнүдә булганнар,  үзләренең чыгышлары белән кешеләрнең рухларын күтәргәннәр. Ул буын артистлар алдында тамашачы һичшиксез баш ияргә тиеш", – диде парламент башлыгы урынбасары.

1989 елда  театрга бина бирәләр һәм стационар рәвештә эшли башлый, аңа кадәр труппа һәрдаим гастрольләрдә йөри торган була. Узган еллар эчендә  театр өч йөздән артык спектакль чыгарган. Репертуарларында  –  татар, рус һәм чит илләр драматургиясенең классик әсәрләре, бүгенге көн авторларының пьесалары. Театр һәр сезонда 7-8  спектакль чыгара.

"Театр дигәч, Туфан ага Миңнуллин искә төште. Ниндидер футболмы, хоккеймы матчыннан соң җанатарлар сугышканнар. Депутатлар шул очрак буенча фикер алышканда Туфан абый: "Театрга йөрсеннәр. Спектакльдән соң тамашачыларның чыгып сугышканын күргәнегез бармы?" – дигән иде. Театр, сәхнә искиткеч зур тәрбияви роль уйный", – диде Марат Әхмәтов. Ул Әлмәт театрын  "театраль Татарстаныбызның бер асылташы" дип атады.

Марат Әхмәтов театрның күренекле артистлары Луиза Солтановага, Мәдинә Гайнуллинага Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Əлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үз чыгышында театрның Татарстан нефте белән "яшьтәш" икәненә игътибар юнәлтте. "Кичә башланыр алдыннан без театр тарихы турында сөйләшеп алдык. Күз алдына китерегез: нефть табылган җирдә театр да барлыкка килгән. Димәк, биредә мәдәни тормышның әһәмиятен аңлаганнар – авыр елларда да театр ачылган. Театр – мәдәниятебезнең таҗы. Əлмәт театры, аның "кара алтыны" кебек  – шәһәребезнең визит карточкасы", - диде ул.

Тимур Нагуманов театр коллективына РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен, Татарстанның халык артистлары Рафик Таһиров белән Рамил Минхановка, театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага Россия мәдәният министрының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International