Хафиз Миргалимов: «Бюджет –республиканың мөһим документы»

2019 елның 29 октябре, сишәмбе, 11:00

Бүген ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе депутатлары катнашында "2020 ел бюджетына мөнәсәбәтле эш барышында КПРФ фракциясе тәкъдимнәре" дигән темага матбугат конференциясе узды. Республика ММЧ белән очрашуда депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев, Александр Комисаров  һәм Фәдбир Сафин катнаштылар.

Фракция җитәкчесе  Хафиз Миргалимов  әйтүенчә,  сайлау кампаниясе барышында сәяси партиядән кандидатларга сайлаучылардан күп кенә сорау-үтенечләр кергән. Аларны хәл итү өчен киләсе ел бюджетына  өстәмә финанслар  кертелергә тиеш, ди фракция әгъзалары.

Коммунист депутатлар 2020-2022 еллларга республика бюджетын тикшерүдә актив катнашалар, зона киңәшмәләрендә, парламент тыңлауларында, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында чыгышлар ясыйлар. Бу уңайдан республиканың икътисад министрын фракция утырышына чакырып та үз фикерләрен ирештергәннәр.

Фракция әгъзалары соңгы елларда азык-төлек продуктларына бәя 20-30 процентка арткан шартларда хезмәт хакларына  индексация  нибары инфляция дәрәҗәсендә генә ясалуына игътибарны юнәттеләр.

 «Бюджет – күптармаклы хуҗалыклы Татарстан Республикасында туган барлык сорауларны хәл итәргә тиешле иң мөһим документ. Без, беренче чиратта, игътибарны социаль мәсьәләләргә юнәлттек.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әйтелгән "кеше капиталы" төшенчәсе  социаль мәсьәләләрне хәл итү нигезендә  булдырыла», – диде Хафиз Миргалимов.

«Без Рөстәм Нургали улына рәхмәтле, узган чакырылыш Дәүләт Советы чорында безнең инициатива белән 12 объект төзелде. Президент безне ишетә, игътибар бирә һәм беркайчан да социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәменнән калдырмый. Безнең фракция хәзерге хакимият белән  конструктив хезмәттәшлеккә әзер», – диде Хафиз Миргалимов һәм фракция  2020 ел бюджет проекты буенча актив эшли дип белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International