Татьяна Ларионова: «Җәмәгатьчелек җәберләү фактын күргән очракта дәшми калырга тиеш түгел»

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе, 09:00

Бүген республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил офисында гаиләдәге җәбер-золымга, бәхәсләргә багышланган "Хатын-кыз игътибары" дип аталган "кайнар элемтә" эшли башлады.

Бу уңайдан иртәнге тугыздан шалтырата башладылар. Бер сәгатькә якын арада депутатлар һәм белгечләр унлап кеше белән сөйләшергә өлгерде. "Мәсьәлә бик актуаль, гаиләләрдә җәберләү очраклары бик күп, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатлардан торган "Мәрхәмәт" оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, – РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко күптән түгел, сенаторлар бу теманы чишәргә алыналар, гаиләдәге җәберләүләргә каршы юнәлдерелгән  федераль закон  чыгару инициативасы кертергә әзерләр дип белдергән икән, бу һич тә очраклы хәл түгел.  Гаиләдәге җәберләүләргә карата өстәмә катгый чаралар булдыру турында Дәүләт Думасында түгәрәк өстәл уздырылды. Әмма бу караш белән килешмәүчеләр дә юк түгел, җәзаларны тагын да катгыйландыру  кире нәтиҗәгә китермәгәе дигән шик бар".

Татьяна Ларионова әйтүенчә, ире тарафыннан җәберләнеп яшәүче хатын  ахыр чиктә чарасызлыкка дучар була: бүгенге көндә бу нисбәттән күрелгән чаралар, штрафлар аның үзенә генә әйләнеп кайта. Штрафлар еш кына гаилә бюджетыннан балалар ризыгын кисеп түләнә.

"Әгәр хатын-кыз бу хәлләр турында сөйләргә әзер түгел икән, анысы да  куркыныч, тора-бара әлеге психологик кичерешләр фаҗигагә китереп җиткерергә мөмкин, – диде депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, – миңа калса, гаиләдә җәберләнү темасы киң даирәдә каралырга тиеш, чөнки сүз гаиләнең социаль хәле, әдәп-әхлак, гаилә кыйммәтләре турында бара".

Парламентарий гаиләдә җәбер-золымга дучар булган аналарга һәм балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә торган кризис үзәкләрен эшчәнлегенә дә тукталды.

Татьяна Ларионова туксанынчы елларда Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министрлыгы каршында оештырылган социаль кунакханәләрнең шактый нәтиҗәле эшләве хакында әйтеп узды.  Җәберләнүче кеше биредә вакытлыча  яшәү урыны тапкан, психологик ярдәм алган һәм махсус белгечләр ярдәмендә килеп чыккан хәлдән чыгу юлын эзләгәннәр.  Бүген бу мәсьәләне коммерциячел булмаган  оешмалар хәл итә. Дини оешмалар, мәчетләр һәм чиркәүләр каршында кризис үзәкләре оештырыла. "Ләкин күпләр аларның эшчәнлеге турында белми", – диде Татьяна Ларионова.

"Мәрхәмәт" депутатлар берләшмәсе әгъзалары профильле министрлыклардан һәм ведомстволардан белгечләр, дини һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр катнашында киңәйтелгән утырыш уздырырга ниятли. "Без гаиләдә җәбер-золым күрүчеләргә ярдәм итүнең конкрет формаларын табарга телибез, – дип басым ясады   Татьяна Ларионова, – булган хәлләргә күз йомарга түгел, аларны ачыкларга һәм чаралар күрергә кирәк".

Татьяна Ларионова бүгенге көндә гаиләдә конфликт китереп чыгаручыларга карата җәмгыятьтә, кызганычка каршы,  тискәре караш формалашмаган дигән фикердә. Күршеләр еш кына бу җәбер-золымнарның шаһиты була, әмма бу хәлләрне күрмәмешкә салыша. "Әгәр кеше бүген дәшми икән, иртәгә үзе шул хәлдә калырга мөмкин, – диде Татьяна Ларионова, – иҗтимагый караш булырга, җәмгыять  җәберләү фактын күргән очракта, хәтта бу хәлләр гаилә эчендә булса да,  дәшми калырга тиеш түгел". 

Бүген республикада яшәүчеләр белән  "Мәрхәмәт" депутатлар берләшмәсе әгъзалары –  Татьяна Ларионова, Светлана Захарова, Роза Җаббарова, Ольга Воронова, Людмила Рыбакова, Светлана Вострикова, Гөлнара Мөҗипова, Елена Кузьмичева, Рүзилә Тимергалиева, Алсу Нәбиева, Алсу Тарханова, Яшьләр парламенты активистлары,  Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, эчке эшләр, прокуратура органнары, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары аралашты.

Бу юнәлештә эш "кайнар элемтә"дән соң да дәвам итәчәк. Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмаячак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International