Дәүләт Советында Татарстан Конституциясенә багышланган түгәрәк өстәл узды

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе, 10:00

Дәүләт Советында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә  "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл узды.  Мәртәбәле утырышта  уникенче чакырылыш Югары Совет депутатлары, төрле чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр, сәясәт, фән эшлекләре катнашты. Анда  1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең әһәмияте турында фикер алышалар.

Утырышны ачып Фәрит Мөхәммәтшин түгәрәк өстәл эшендә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең  сәламнәрен ирештерде.  Ул 1980-1990 елларда ТАССР Верховный Советы Рәисе булып торган, Конституция комиссиясе әгъзасы, академик Мирфатыйх Зәкиевка "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырды.

Республиканың алдагы үсеш гаранты - бүгенге Конституция дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында.   

Парламент башлыгы Конституция кабул итү дәүләт суверенитеты турында декларация белән бәйле булуын, аның 30 еллыгы киләсе елда булачагын искәртте. 90 еллар башында күп кенә социаль- сәяси процессларга тукталды. "Россия Федерациясе артыннан 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Соңрак төп законны эшләүгә махсус оешкан комиссия керешкәнен билгеләп узды.

"Бу юлда мөһим адым - 1992 елның мартында республика статусы турында референдум. Күпчелек республиканың мөстәкыйльлеген арттыруны хуплап тавыш бирде. 1992 елның 6 ноябрендә республика парламенты, субъектлар арасында беренчеләрдән булып, бертавыштан диярлек Конституция өчен тавыш бирде", - дип искә алды парламент рәисе. Ул төп законның сәясәтчеләр, галимнәр көче белән эшләнгәнен искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин сәяси тотрыклылыкны тәэмин иткән шартларның берсе татар һәм рус дәүләт телләре турында нормада чагылыш табуын әйтте. "Татарстан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтү" дигән норма татар халкын берләштерүнең нигезен тәшкил итте", - диде.

Парламент рәисе Конституциянең федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрнең төп нигезе булып хезмәт иткәненә дә игътибар юнәлтте. "Безнең беренче суверен Конституция дәүләтчелекнең аерылгысыз атрибуты, гражданнарның хокукый нормалары нигезе булды", - диде.

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин үз чыгышында Татарстанда конституцион корылыш тотрыклылыгы милләтара татулыкны тәэмин итте дип белдерде.

“Конституция республика дәүләтчелегенең ышанычлы фундаменты булып тора. Гамәлдәге Конституция республиканың йөз еллык тарихында дүртенчесе. Беренчесе – 1926, икенчесе – 1937, өченчесе – 1978 һәм дүртенчесе 1992 елда кабул ителде”, - диде Шакир Яһүдин.

Ул соңгы Конституциянең дәүләтчелекне югарырак дәрәҗәдә теркәгәнен билгеләп узды. “Шушы еллар эчендә ул кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләренең ышанычлы гарантиясе, Татарстанның хокукый системасы фундаменты булды. Татарстанда конституцион корылыш тотрыклылыгы нәтиҗәсендә, милләтара һәм диннәрара татулык урнашты, социаль-икътисади үсеш өчен кулай шартлар тудырыла”, - диде депутат.

Шакир Яһүдин Татарстанның, үз Конституциясе нигезендә, Россия федерализмы үсешенә саллы өлеш керткәнен билгеләп узды. “Конституция федерализм принципларында Россия халыкларының бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра. Бу Татарстанның стратегик позициясе”, – диде.

Ул бүген дәүләтчелек өчен куркыныч янаган факторлар да булуын әйтте. “Республикаларны бетерү тәкъдимнәре белән чыгалар, янәсе алар дәүләт буларак, Россия Федерациясен какшата, субъектларның конституцион тигезлеген боза, дәүләт эчендә дәүләт була алмый, диләр. Әмма дәүләт составында дәүләт конструкциясе күп кенә чит ил федерацияләре, унитар дәүләтләрендәге чынбарлык”, - ди Шакир Яһүдин.

Аның фикеренчә, бу актуаль фәнни проблеманы депутатларга, сәясәтчеләргә халыкка да аңлатырга кирәк.

Конституция кабул ителгәннән соң шактый вакыт узса, күп кенә нәрсәләр үзгәрсә дә, суверен статуска омтылышыбыз гына үзгәрешсез калды, дип саный сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров.

“Без узган юлга борылып карарга хаклы, бигрәк тә, Россия демократик үсеш юлына баскан 1990 елларга. Татарстан ул вакытта булдырылган мөмкинлекләрдән тулы күләмдә файдалана алган бердәнбер төбәк. Дәүләт суверенитеты турында декларация – бу уникаль документ. Аны бездән соң бер республика да кабул итә алмады. Бу документта суверенитет нигезләре салынган иде”, - ди Индус Таһиров.

Академик чыгышында 1905 елда татарларның, Россиядә беренчеләрдән булып, 17 октябрьдә Патша Манифесты биргән иректән файдалана алганын сөйләде. “Татарлар ел ярым эчендә 30 дан артык газета-журнал басмасы эшен оештыра белде. Китаплар чыгару буенча татарлар руслардан соң беренче урынга чыкты. 1909 елда бездә 439 китап атамасы чыгарыла. Бер халыкта да андый күренеш булмады”, - ди ул.

Индус Таһиров фикеренчә, күп еллар дәвамында җыелып килгән омтылышлар 90 елларда чагылыш тапкан. Ул Конституция кабул итәр алдыннан референдумда 61,4 сайлаучыларның суверен статусны яклап чыкканын искәртте. “Без бит ул референдумны уздыру өчен нинди каршылыклар узарга туры килгәнен беләбез. Бу ирешелгән җиңүләр принципиаль әһәмияткә ия”, - диде.

Сәясәтче, үзебезнең халыкны гына түгел, Россия җитәкчелеген дә Татарстанның дөрес демократик юлдан баруына һәм РФ суверенитетын бозмавына инандырырга кирәк булган вакытларны искә төшерде. “Бу мөһим иде. Инандырдык, аларга да Татарстан позициясе белән ризалашу җиңел түгел иде. Иң зур җиңү – ул үз-үзеңне җиңү. Алар моны башкара алды”, - диде.

Индус Таһиров Конституция проекты халыкара экспертиза узганын, аның Татарстан һәм Россия Федерациясенең Шартнамә юлы белән эшләү дөреслеген күрсәткәнен билгеләп узды. “Берничә проект бар иде, бу проект зур җиңүгә иреште”, - диде академик.

Татарстан Конституциясен төзегәндә, халыкара хокукка таяну булган, дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев.

“Төп закон – Татарстан Конституциясе нигезләрен эшләү мәсьәләсе килеп баскач, халыкара хокук Конституциянең конструкциясен формалаштыру өчен база булды”, - диде ул.

Депутат әйтүенчә, Россиягә караганда, Татарстан Конституциясе бер ел алданрак кабул ителсә дә, кеше һәм гражданин хокуклары бүлекләре бер-берсенә каршы килмәгән. “Алар ике Конституциядә бертөрле диярлек. Бу кеше хокукларын аеруча төгәл билгели алуыбызны күрсәтә”, - ди депутат.

Чыгышының ахырында Марат Галиев Татарстан Конституциясенең әһәмиятен билгеләп узды. “Федераль үзәк һәм Татарстан Республикасы мөнәсәбәтләрендә урнашкан һәм Татарстанга позитив үсеш алырга мөмкинлек биргән теләктәшлек режимы – ул 27 ел элек Конституцияне кабул итү көннәре нәтиҗәсендә тупланган капитал”, - диде депутат.

Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзгәрешсез калды, дип саный “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры,1992-1995 елларда беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Зилә Вәлиева.

Аның фикеренчә, 27 ел эчендә Конституциягә замана ихтыяҗларына карап үзгәрешләр кертелсә дә, аның төп кыйммәтләре һәм фундаменталь нигезләре сакланган.

Аның әйтүенчә,  Конституция буенча экспертларның берсе, профессор Фляйнер документның фәнни әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үткән. "Югары фәннилек - безнең Конституциянең аерылгысыз өлеше”, – диде Зилә Вәлиева.
 
Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты ТАССР тарихы буенча тест уздырачак дип белдерде Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.

"Без яшьләрнең хокукый белеме юнәлешендә хәрәкәт итәргә ниятлибез. Татарстанның закон чыгару өлкәсе нигезләре турында сөйләргә телибез. Быел ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Яшьләр парламенты ТАССР тарихын белүгә тест үткәрергә уйладык. Без моның җитди чара булуын аңлыйбыз", - ди Нина Шимина.

Ул узган чакырылышта Яшьләр парламентының Конституция белеме буенча тест уздырганнарын әйтте. Анда 11 мең кеше катнашкан, нәтиҗәләр көткәннән түбәнрәк булган, уртача нәтиҗә 71 процент. Ул мондый тарихи тестлар яшьләрнең белеме җитеп бетмәвен күрсәткәнен әйтте.

Дәүләт Советы Рәис Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе тарихы яшь буынга тапшырылачагына өметен белдерде. 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International