Марат Әхмәтов Мамадыш районында эш сәфәрендә

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе, 15:49

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында  Олы Шыя авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында һәм  район Советының 35 нче утырышы эшендә катнашты.

Олы Шыя авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов  авыл халкын бүгенге  вакыйга белән котлады. Ул республика җитәкчелеге авылларны үстерүгә зур игътибар бирә, үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне дә үти, дип билгеләп үтте. Сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү авыл халкына бик мөһим һәм кирәк, дип ассызыклады.

Район Советының 35 нче утырышында депутатлар 13 мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Мамадыш районының социаль-икътисади үсеш стратегиясеннән һәм аерым авыл җирлекләренең генераль планыннан башлап, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга кадәр күп нәрсә турында сөйләштеләр.

Районның социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турындагы доклад белән район башкарма комитетының территориаль үсеш начальнигы Айрат Дәүләтшин чыгыш ясады.

Ул "Вятка" сәнәгать мәйданчыгының хәзерге һәм киләчәк резедентлары, АПКны үстерүнең перспектив проектлары турында, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте һәм мәдәният системаларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында да сөйләде.

Районда социаль-икътисадый өлкәнең төрле тармакларында өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 2030 елга кадәр максатчан үсеш юнәлешләре үзгәртелде. Шулай итеп, районда мәктәптән тыш эшләр үзәге, универсаль спорт залы, мәйданчыклар, сәләтле балалар мәктәбе, башлангыч мәктәпләр һәм балалар бакчалары, авыл мәдәният йортлары һәм башка социаль объектлар төзү планлаштырыла. 2030 елга кадәр районда кайбер торак пунктларга, сөт комбинатына яңа юллар барлыкка киләчәк, су транспорты өчен порт төзелеше белән элеватор көтелә.

Шул ук вакытта, территориаль үсеш темпын саклап калу һәм арттыру максатларында, капиталь инвестицияләрнең һәм кертемнәрнең еллык дәрәҗәсен 4 млрд. сумнан да ким булмаган күләмдә саклап калырга кирәк. Куелган бурычларга ирешү өчен финанс ягыннан тәэмин ителеш кирәк. Консолидацияле бюджетны тулыландыру буенча үз керемнәреңне 17-20 процентка (425 млн.сум) арттыру һәм 1 млрд. 300 млн. сумга җиткерү күздә тотыла.

Республика программаларын тормышка ашыруга килгәндә, Мамадыш районы лидерлар рәтендә. Мамадыш районы Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык программаларда да диярлек актив катнаша, ә алар 40ка якын.

– Без республика урыннарда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлекләр һәм финанслар эзләгән уникаль вакытта яшибез. Муниципалитетлар башлыклары кул сузып, мөстәкыйль рәвештә читтә ярдәм эзләргә мәҗбүр булган вакытлар да булды. Хәзер барысы да күпкә җиңелрәк.Шуңа күрә сез мондый мөмкинлекләрдән максималь рәвештә файдаланырга һәм президент программаларын һәм проектларын актив гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тиеш, – диде Марат Әхмәтов үз чыгышында.

Ул яңа инвестицияләр җәлеп итү өстендә дә эшләргә кирәклегенә басым ясады. "Инвестицияләр – ул, барыннан да элек, яңа предприятиеләр һәм яңа эш урыннары. Белүемчә, берничә мең җирле халык районнан читтә эшләргә мәҗбүр, – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов депутатларга. – Сезнең һәрберегез патриот булырга һәм җирле яшьләр һәм халык районда калсын өчен эшләргә тиеш. Нинди дә булса эре производстволарның барлыкка килүен көтеп тормыйча. Кече авыллардан башларга кирэк.Бу авылларда зур булмаган предприятиеләр булса да, булачак".

Марат Әхмәтов шулай ук җирле аграрийларның уңышларын билгеләп үтте. «Урып-җыю нәтиҗәләре буенча район тарихында беренче тапкыр Мамадыш уңыш күрсәткечләре буенча лидерлыкка чыкты. Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре быел шундый билгегә иреште. Гомумән, районның мөмкинлекләре зур һәм перспективалары зур. Бик зур территориясе һәм уңайлы географик урыны бар-моннан файдаланырга кирәк», - диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International