Людмила Рыбакова үз округы сайлаучылары белән очрашты

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе, 16:48

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлатка эш сәфәре кысаларында район үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды.

Биредә ул медицина учреждениесенең кайбер кабинетлары белән танышты, гериатрия бүлмәсенә аерым игътибар бирде.  Әлеге кабинет “Демография” проектының  “Өлкән буын” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган иде. Людмила Рыбакова биредә  65 яшьтән өлкәннәр өчен тудырылган шартлардан канәгать калуын белдерде.

"Биредә муниципаль берәмлекләр алдына куелган барлык шартлар үтәлгән. 2019 елда иң яхшы гериатрия бүлмәсенә бәйге игълан ителде, Нурлат анда катнашыр дип уйлыйм. Әмма, иң мөһиме, конкурста җиңү түгел, ә халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү", – диде ул.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат­­-йортта Людмила Рыбакова процедура бүлмәләрен һәм яшәү урыннары карады.  

30 октябрь – сәяси репрессия   корбаннарын искә алу көне. Людмила Рыбакова  әлеге канкойгыч вакыйгаларның корбаннары һәм шаһитлары булган кешеләр белән очрашты,  аларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International