Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Әлмәттә "Иске Әлмәт" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «ЛУКОЙЛ» компаниясенең директорлар советы рәисе Равил Маганов белән хушлашу мәрәсиме узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенә кушылды, үз сайлау округларында Белем көне уңаеннан мәктәп линейкаларында катнаштылар, татарстанлыларны Республика көне белән котладылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр. 


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, яңа уку елының беренче көнендә, Чаллыда яңа заманча мәктәп - "62нче мәгариф үзәге" ачылды. Автоград тарихында иң зур мәктәпне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан җитәкчелегенә Республика көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Геннадий Семигин Татарстанга Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының IX форумында катнашу өчен килгән.

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән очрашты.

Бүген Иннополис шәһәрендә Россия IX милли массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) форумы узды. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде


26
август, 2022 ел
җомга

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә – 60 ел. Бу уңайдан Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда зур тантана узды. Предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим районында «Бердәм Россия» партиясе көне узды. Белгеч-табиблар халыкны кабул итте, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, районда интернет-сәүдәне үстерү мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»ләр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һөнәр үзенчәлекләренә өйрәтүгә багышланган семинар үткәрелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район партия активы белән очрашуда чарага йомгак ясады.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга танышу визиты белән килгән Луганск Халык Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ЛХР Халык Советы Рәисе урынбасары Андрей Сопельник, парламентның бюджет-финанс, инвестиция һәм салым сәясәте, икътисад, сәүдә һәм тышкы элемтәләр, кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Алексей Белецкий һәм комитет әгъзасы Зинаида Надён катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International