Әлмәттә Равил Магановны соңгы юлга озаттылар

2022 елның 2 сентябре, җомга, 19:37

Бүген Әлмәттә "Иске Әлмәт" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «ЛУКОЙЛ» компаниясенең директорлар советы рәисе Равил Маганов белән хушлашу мәрәсиме узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Равил Магановның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгыларын уртаклашып, аның республика һәм илнең нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә – танылган профессионал, Россия нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, абруйлы җитәкче, энергияле һәм максатчан, һәрвакыт туган республикасына тугры булып калган шәхес дөньядан китте, - диде ул. -  Равил Өлфәт улының бөтен гомере нефть сәнәгате белән бәйле, ул Татарстан промысел геофизикасының башында торган әтисе Өлфәт Маганович эзеннән китеп бу өлкәне сайлаган. Хезмәт юлын 21 яшендә «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсендә скважиналарны капиталь ремонтлау буенча бораулаучы ярдәмчесе булып башлап, хезмәт  карьерасының барлык баскычлары узган. 1988 елдан башлап, эзлекле рәвештә "Лангепаснефтегаз" җитештерү берләшмәсенең  баш инженеры, генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры вазыйфаларын башкара. 1993 елда ул «ЛУКОЙЛ» ачык акционерлык җәмгыятенә эшкә күчә, анда нефть чыгару буенча вице-президент вазифасын башкара. 2020 елның июнендә Равил Өлфәт улы «ЛУКОЙЛ»компаниясенең Директорлар советы рәисе итеп сайлана. Мондый кешеләр турында "үзен үзе булдырган кеше" диюдән артык сүз әйтеп булмый. Нәкъ менә Равил Магановның таланты ярдәмендә "ЛУКОЙЛ" кыска гына вакыт эчендә кечкенә нефть чыгаручы концерннан дөньяның әйдәп баручы ягулык-энергетика компанияләренең берсенә әверелде".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Равил Маганов хезмәт сөючән һәм һәм максатчан, Ватанын ихлас күңелдән яраткан, күп кенә вакыйгаларга бай тормыш кичергән кеше булган. "Ышанам ки, аның игелекле эшләре татарстанлыларның йөрәгендә мәңгегә калачак", - диде республика парламенты җитәкчесе.

Равил Магановның җеназасында РФ ФҖ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика башкарма хакимияте һәм Әлмәт муниципаль районы вәкилләре, «ЛУКОЙЛ»нефть компаниясе җитәкчелеге катнашты.

Хушлашу сүзе белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ беренче вице-президенты Азат Шәмсуаров һәм күп еллар Көнбатыш Себердә нефть сәнәгате өлкәсендә эшләгән ветеран Рафаил Нурмөхәммәтов чыгыш ясадылар.

Равил Маганов Әлмәт шәһәренең мөселман зиратында җирләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International