Фәрит Мөхәммәтшин Геннадий Семигин белән милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты

2022 елның 29 августы, дүшәмбе, 16:38

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Геннадий Семигин Татарстанга Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының IX форумында катнашу өчен килгән.

Форум массакүләм мәгълүмат чараларының заманча торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу максатыннан үткәрелә. Очрашуда катнашучылар дәүләт, милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләре һәм күршеләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру процессында массакүләм мәгълүмат чараларының роле буенча фикер алыштылар.

Геннадий Семигин билгеләп үткәнчә, Татарстан өч дистә ел эчендә конструктив диалог моделен эшләп чыгара алды, бу республиканың горурлыгы һәм визит карточкасы булып тора. Ул ТР Халыклар ассамблеясе эшчәнлегенә һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты эшенә югары бәя бирде.

Татарстанга сәфәре нәтиҗәләрен шәрехләп, ул болай диде: «Бүген республика милләтара юнәлешләр һәм мәдәниятне, этнокультураны үстерү буенча мөнәсәбәтләрнең үрнәге булып тора. Милли республикаларга гына түгел, Россия Федерациясенең башка субъектларына да сездән үрнәк алырга кирәк. Мин моны субъектларның барлык губернаторларына киңәш итәчәкмен. Без дә үзебез өчен аеруча кызыклы тоелган юнәлешләрне исәпкә алып, тора-бара парламент каравына кертәчәк закон проектларында тормышка ашырачакбыз".

Очрашуда Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International