Фәрит Мөхәммәтшин Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән очрашты

2022 елның 29 августы, дүшәмбе, 16:18

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән очрашты.

Ирина Влах Татарстан башкаласына кичә кич килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина каршы алды.

Ирина Влахның республикага сәфәре программасында «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары эше белән танышу аерым урын алып тора. Гагаузия хакимияте үз төбәкләрендә күп телле белем бирүне үстерүгә кереште, ул рус, гагауз һәм молдаван телләрен укытуны үз эченә ала. Автономия Татарстанда уңышлы тормышка ашырыла торган күп телле мохиттә укыту тәҗрибәсе белән кызыксына.

Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелегенең тынычлык һәм милләтара татулыкны саклау мәсьәләләре буенча эзлекле һәм системалы эш алып баруы турында сөйләде.

Очрашу нәтиҗәләрен шәрехләп, Ирина Влах Татарстан һәм Гагаузия арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәк юллары турында сөйләде.

«Безнең Татарстан белән бик җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Татарстан белән безнең Килешү 1999 елда ук имзаланды. Бу чордан башлап мөнәсәбәтләр елдан-ел яхшырды, һәм без уртак төбәкара проектлар уздырдык. Без бу тәҗрибәне өйрәнәбез һәм төбәктә кулланырга тырышабыз. Татарстан белән Гагауз автономиясе арасында төзелгән төбәкара хезмәттәшлек безнең регион икътисадына һәм тулаем хезмәттәшлеккә уңай тәэсир итүен күрәбез», – диде Ирина Влах.

Очрашуда Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International