Яр Чаллыда мегамәктәп ачылды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:36

Бүген, яңа уку елының беренче көнендә, Чаллыда яңа заманча мәктәп - "62нче мәгариф үзәге" ачылды. Автоград тарихында иң зур мәктәпне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бәйрәм тантанасын ачып, Чаллы мэры Наил Мәһдиев республика җитәкчелегенә Чаллы халкына искиткеч бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм милли проектларны һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин, республика җитәкчелеге исеменнән укучыларны, аларның ата-аналары һәм мәктәп педагогларын озак көтелгән һәм шатлыклы вакыйга белән котлап, Татарстанда мәгариф өлкәсен модернизацияләү өчен күп эшләр эшләнүен билгеләп үтте. "Мондый зур мәктәпне ачу Яр Чаллының ышанычлы үсеше турында сөйли, - диде парламент җитәкчесе. - Шәһәрнең потенциалы бик зур, ул республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Биредә балалар һәм яшьләр өчен барлык шартлар да бар. Милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан мәгариф инфраструктурасын шактый ныгытты. Соңгы унбер елда республикада 79 мәктәп һәм 284 балалар бакчасы төзелде, шул исәптән 2022 елда - 11 яңа мәктәп һәм 5 балалар бакчасы. Мәктәптә туклану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә - бүген кайнар туклану белән 97,6% укучы шөгыльләнә. ТР цифрлаштыру елында мәгълүмати-технологик тәэмин итүгә игътибар көчәйде. Хәзерге вакытта республиканың барлык мәктәпләре югары тизлекле Интернетка тоташтырылган, предметлар кабинетларының 80 проценты интерактив һәм проекцион техника белән җиһазландырылган; педагоглар өчен 12 мең ноутбук яңартылган. Болар барысы да лаеклы белем һәм тәрбия хакимият органнарының төп максаты булуын раслый".

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, бүген Татарстанда 1 414 мәктәптә 490 меңнән артык укучы парта артына утырачак, мәктәпкә беренче тапкыр 55 299 беренче сыйныф укучысы керәчәк. "Барыбызның да укуга керешү мөмкинлеге булсын өчен, гадәттәгечә, җиде мең беренче сыйныф укучысына, 2-11 нче сыйныф укучыларының 34 меңгә якын укучысына ярдәм күрсәтелде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Яңа шартларда мәктәп эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тәрбия торырга тиеш. Һәм балаларга үз шәһәрләренә, республикасына, иленә патриотизм хисе тәрбияләү бик мөһим. Бу мәсьәләдә дә мәктәп лаеклы эшләр, дип уйлыйм".

Татарстанда милли мәгариф үсешен республика парламенты җитәкчесе уңышлы дип атады. "Россия халыкларының мәдәни мирас елында бу мәсьәлә аеруча актуальләшә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Татарстанда 173 милләт вәкиле тату яши. Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе буларак, 22 бүлектә 19 милләт балалары тел һәм мәдәният өйрәнә торган якшәмбе мәктәпләрен бик теләп билгеләп үтәм. ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән “Адымнар” полилингваль комплексларын төзү дәвам итә. Мондый мәктәпләр Казанда, Алабугада, Түбән Камада, Әлмәттә, Актанышта һәм сезнең шәһәрдә ачылды инде".

Фәрит Мөхәммәтшин, мәктәпнең педагоглар коллективына мөрәҗәгать итеп, балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен бөтен көчен бирергә чакырды. "Ышанам ки, бу мәктәптә тәҗрибәле, шулай ук үз юлын башлап җибәрүче иҗади һәм мавыктыргыч педагоглар командасы җыелды, - дип билгеләде ул. -Сезнең балалар таза, сәламәт, белемле, гадел һәм намуслы булып үссеннәр өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәгегезгә шигем юк. Бу бәйрәм көнендә минем аерым котлауларымны һәм җәмгыять өчен мөһим һәм кирәкле эш өчен рәхмәтләремне кабул итегез! Безнең планнарны тормышка ашыру өчен заманча, әзерлекле кадрлар кирәк. Сезнең уку йорты укучылар өчен дә, коллектив өчен дә икенче “туган йорт” булыр дип ышанам.

Уку елы башлану белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин балаларның бу мәктәптә белем алу нәтиҗәсендә әти-әниләренең һәм укытучыларының, үз шәһәрләренең һәм республиканың горурлыгы булачагына ышанычын белдерде. "Киләчәктә нинди илдә яшвебез нәкъ менә сездән тора, - диде Татарстан парламенты җитәкчесе. - Республикабызга, шәһәрегезгә белемле һәм тормышка әзерлекле кешеләр кирәк. Ышанам, сез барыгыз да тормышта үз урыныгызны табарсыз".

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин 62нче мәгариф үзәге төзелешендә аеруча зур уңышларга ирешкән төзүчеләргә ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантанада шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Илдар Шамилов, Марсель Мингалимов, Николай Атласов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, шәһәр структуралары җитәкчеләре катнашты.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Наил Мәһдиев белән уку кабинетларында, конференция залында, бассейнда, спорт залларында, мәктәп китапханәсендә булды. Мәгариф үзәге укытучылары һәм җитәкчеләре белән сөйләшүдә ул эшләү өчен иң заманча шартларны билгеләп үтте. «Мондый эш урынының кадерен белеп эшләгез, - диде ул. - Мәктәп техника һәм технологияләрнең заманча казанышларын исәпкә алып җиһазландырылган. Балаларга кечкенә вакыттан шәхес үсеше өчен уникаль мөмкинлекләр булдырылган. Яр Чаллыда сәнәгать, социаль объектлар һәм, әлбәттә, менә шундый мәктәпләр һәм педагогик коллективлар белән горурланырлык нәрсәләр бар».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International