Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

11 октябрьдә Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда Татарстанның күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, берничә чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты һәм өченче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары катнашты. Тантананы Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин алып барды.


9
октябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас һәм Биектау  районнарының чираттан тыш утырышларында катнашты. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов Биектау районына эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, районының яңа башлыгы итеп Айрат Җиһаншин сайланды. Татарстан Президенты тәкъдим иткән җитәкчеләрнең кандидатураларын республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.      


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Пензада Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенең алтмышынчы утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган утырышта катнашты.

Бүген Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатлары  хатын-кыз сәламәтлеге, гаилә кыйммәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, берләшмә әгъзалары катнашты. Утырыш видеоэлемтә режимында узды.

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген республиканың Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, анда 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына ТР берләштерелгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, паралмент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты. 


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Дәүләт Думасында һәм Россия Федерация Советында берничә очрашуда катнашты.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Документ якын араларда профильле комитетларга башлангыч карап тикшерүгә тапшырылып, парламентта республиканың төп финанс законы буенча фикер алышулар башланачак.

Дәүләт Советының мини-футбол буенча җыелма командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасының чирекфиналында уйнады. Җиңүгә омтылыш һәм ихтыяр көче күрсәтеп, Дәүләт Советы командасы җитди көрәш нәтиҗәсендә турнир  таблицасында беренче  сигез команда арасында үз урынын яулап алды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International