Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар  "көмеш яшьтәге” гражданнарны Өлкәннәр көне белән котладылар, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар, муниципалитетларда “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру белән таныштылар.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сентябрьдә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән Россиянең кайбер өлкәләрендә һәм республикаларында төбәк парламентлары да сайланды. Санкт-Петербургның, Чувашия һәм  Мордовия республикаларының, Пермь краеның, Самара, Омск, Оренбург, Киров өлкәләренең төбәк парламентларының узган утырышларында аларның җитәкчеләре сайланды.

Ярославльдә РФ ФС Федерация Советы һәм Ярославль өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан оештырылган «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» сигезенче парламент форумы үз эшен тәмамлый. Пленар утырышны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ачты. Ул Россия Президенты Владимир Путин делегатларга үз сәламләвен юллады. Форумда Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнаша.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." проекты кысаларында ветераннар белән очраштылар, "Кече Ватан мәдәнияте" проектының яңа этабына старт бирделәр, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

17-19 сентябрьдә Азино һәм Студентлар сайлау округлары буенча Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узды. «Казан шәһәре ЖИК» компанияләр төркеме генераль директоры Эмиль Хөснетдинов һәм «ТАНЕКО» АҖ беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ренат Сибгатуллин Дәүләт Советы депутатлары итеп сайланды.

Бүген Татарстан Республикасы Гаилә кодексына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Закон проектын депутат Нияз Гафиятуллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

 Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиешле норматив хокукый актлар проектлары исемлеген киңәйтүне күздә тоткан закон проекты каралды. Парламентның профильле комитеты тәкъдиме буенча, «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының факттагы йогынтысын бәяләүне уздыру һәм аларга экспертиза ясау тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International