Бүген Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында уздырылган «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты кысаларында «Россиядә остазлык институты: махсус хәрби операциядә катнашучыларның иҗтимагый үсештә яңа роле» темасына түгәрәк өстәл узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, РФ ФС Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Елена Писарева, РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов катнашты.
«Абилимпикс» чемпионаты бөтен җәмгыять һәм махсус хәрби операция сугышчылары өчен зур социаль әһәмияткә ия. Бу хакта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков «Абилимпикс» чемпионатын ачу тантанасында сөйләде.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, яңа фатирга күчүчеләргә ачкычлар тапшырдылар, республиканың муниципаль районнарында балаларны савыктыру лагерьларында булдылар, халык бәйрәмнәрендә катнаштылар.
Бүген Татарстанга эш сәфәре белән РФ ФС Дәүләт Думасының Төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия парламентының түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Морозов килде. Казан халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин катнашты.
Бүген Казанның "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның портретлары куелган "Алар Ватан өчен сугыштылар" дип аталган күргәзмәне ачу тантанасы булды. Чарада Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты.
Бүген Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан соборында Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы пәйда булу көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы литургия үткәрде. Гыйбадәт кылу алдыннан Казан Кремленең Благовещение соборыннан Казан Богородица монастыре соборына кадәр тәре йөреше үткәрелде. Чараларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының дүртенче утырышы узды, аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова катнашты. Яшь парламентарийлар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, яшь белгечләргә ярдәм итүгә, кече технологик компанияләр өчен киметелгән салым ставкаларын кертүгә юнәлдерелгән закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар, шулай ук комиссияләр эшенә йомгак ясадылар.
Округларда депутатлар эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, Татарстанның актив яшьләре белән очраштылар, КНИТУ (КХТИ) тәмамлаучыларны дипломнар алулары белән котладылар.
Бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.