Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алышты. Моннан тыш, парламентарийлар административ хокук бозулар турында ТР Кодексына һәм Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хакында  республика законына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

Бүген, Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куелган тарихи көндә, Республика Дәүләт Советы депутатлары Казандагы Арча һәм Яңа татар зиратларында булдылар, Татарстанның үсеш тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләрнең каберләренә чәчәкләр салдылар. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм депутатлар республика парламентының төрле чакырылыш җитәкчеләрен һәм депутатларын, шулай ук Хөкүмәт җитәкчеләрен, танылган галимнәрне, язучыларны, артистларны искә алдылар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген эш сәфәре белән Санкт-Петербургта, анда Төньяк башкаланың Закон чыгару Җыелышы рәисе Александр Бельский чакыруы буенча шәһәр нигезләнүгә 322 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнаша. Республика парламенты башлыгының эш сәфәре 2023 елда имзаланган парламентара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында тормышка ашты.


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Сарман муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, республиканың көнчыгыш зонасындагы кайбер муниципаль районнар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

28 майда республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар балалар бакчаларына, мәктәпләргә, югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итүгә  кагылышлы сорауларын шалтыратып бирә алачак.   


23
май, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, район һәм шәһәр Советлары утырышларында катнашты, батырлык дәресләре үткәрделәр.

Бүген «Бердәм Россия» парламент фракциясе депутатлары өчен «Санитар оборонага әзер» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча семинар оештырылды. Мастер-класста Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм рәис урынбасары һәм Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Бүген Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектының яңа сезоны старт алды. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча проектта 200 бала катнашачак, җиңүчеләр һәм лауреатлар федераль һәм төбәк министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алачак. «ПолитЗавод-2025» конкурсында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы юллган.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International