Бүген бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» халыкара мәгърифәтчелек-патриотик акциясе уза. Татарстанда ул барлык шәһәр һәм муниципаль районнарда 391 мәйданчыкта оештырылды. Биектау районында Җиңү диктантын Х.Габәши исемендәге 6 нчы мәктәптә яздылар. Акциядә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Спас районында эш сәфәрендә. Ул муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты, аның көн тәртибендәге төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешенә кагылышлы иде. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов үз вәкаләтләрен тапшырды. Марат Әхмәтов ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Спас районының яңа җитәкчесе Роман Ислановны тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районына эш сәфәрендә, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында уза торган чараларда катнаша.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр.
Бүген Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Поzывной «Победа» әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде. Спектакльне Казан шәһәре ветераннар советы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге Ветераннар советы каршында эшләүче «Реплика» әдәби-музыкаль театры тәкъдим итте. Спектакльне депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре карады.
Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, парламент депутатлары Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, Алсу Надршина, Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап республиканың 48 кешесе мөрәҗәгать итте.
Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды, анда муниципаль депутатлар районны 2010 елдан бирле җитәкләгән Вячеслав Козловның отставкасын кабул итте. Муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы буларак район белән идарә итәчәк Егор Тарнавскийны депутатларга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.
Бүген Казанда Донбасс халкына һәм хәрби хезмәткәрләргә багышланган «СВОи» музее ачылды. Экспонатлар арасында – дошманның пилотсыз очкычлары, сугыш күргән балаларның уенчыклары, тыныч халык өчен сыену урыннары, Россия армиясе сугышчыларының кораллары һәм трофейлары. Экспозицияләр нацистлар корбаны булган тыныч халыкка һәм Ватанны саклауга күтәрелгән хәрбиләргә багышланган. Музейга беренчеләрдән булып Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова килде.
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Үзбәкстан татарлары» дип аталган иллюстрацияле энциклопедик белешмәне тәкъдир итү булды. Хезмәтне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Татар диаспорасын өйрәнү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Казанда эш сәфәрендә, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча республика тәҗрибәсе, шулай ук хәрби хезмәткәрләрне реабилитацияләү буенча медицина учреждениеләренең эше белән таныша.