Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары республика Дәүләт Советында булдылар, парламент, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге белән таныштылар, депутатлар белән аралаштылар, шулай ук бу көннәрдә Дәүләт Советында эшләүче «Җиңүгә юл» күргәзмәсе экспозициясен карадылар.

24 апрельдә республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын шалтыратып бирә алачак.  


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Совет дәүләт эшлеклесе Владимир Ленинның 155 еллыгы уңаеннан Татарстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә автойөрешләр һәм Ленин медальләре тапшыру тантаналары узды.

Бүген Лаешта Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм ата-аналары белән очрашты, анда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты, СВО ветераны Эдуард Шәрәфиев һәм РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова аралашты.

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2025» кысаларында узган балалар рәсемнәре, иншалар һәм эсселар, проектлар һәм видеороликлар республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка һәм команданың баш тренеры Алексей Вербовка котлау телеграммасы юллады. Кичә Татарстанның ир-атлар волейбол командасы «Зенит − Санкт-Петербург» командасы белән матчта унөченче мәртәбә Россия чемпионатының алтын медальләрен яулады.


19
апрель, 2025 ел
шимбә

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре Котельников скверында язгы өмәгә чыкты. Территорияне җыештыруда шулай ук Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” активистлары һәм Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе активистлары, партия тарафдарлары катнашты.


18
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында Әлмәт районының аерым авыл торак пунктларын бетерү һәм «Әлмәт муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде». Районның торак пунктлары исемлегеннән Бута урманчылыгы һәм Хазовка бистәсе төшереп калдырылды.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Дәүләт Советы Аппараты тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты, Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ белән берлектә әзерләнгән күргәзмә өч экспозициядән тора: «Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР Верховный Советы», «Татарстан Геройлары урамнары» һәм «Җиңүгә юл». Уникаль экспонатлар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, Дәүләт Советының тугызынчы утырышына чакырылган тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре танышты.

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Закон республика Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләрне төгәлләштерә.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International