Дөнья сәясәтен тамырдан үзгәртеп кору, күп полярлы дөньяның яңа системасын структуралаштыру шартларында Россия төбәкләренең халыкара эшчәнлеге тагын да зуррак әһәмияткә ия була, ә федерация субъектларының төбәк элемтәләре үзләре илебезнең тышкы сәясәтендә инде әһәмиятле факторга әверелде. Бу хакта Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Санкт-Петербургның Таврия сараенда узган комиссия утырышында белдерде.
Бүген Санкт-Петербургның Таврия сараенда узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек һәм балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен дә карадылар. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген, Россия парламентаризмы көнендә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта РФ Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.
Кадерле татарстанлылар, хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге депутатлар! Ел саен 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
Иртәгә, 27 апрельдә, илебездә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелә. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллаган.
27 апрельдә безнең илдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелә. Татарстан Дәүләт Советы депутатларын, республика халкын әлеге бәйрәм белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлады. Россия парламентының югары палатасы спикеры Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына телеграмма юллады.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. ТР Рәисе администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре белән бергә алар Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә агачлар утырттылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чара Габдулла Тукайның туган көненә (шагыйрь моннан 139 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган) һәм республикабызда традицион рәвештә татар әдәбияты классигы һәм хәзерге татар теленә нигез салучы туган көнендә билгеләп үтелә торган Туган тел көненә багышланган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Әтнә районына нигез салынганнан бирле (Арча районыннан аерылганнан соң) 35 ел дәвамында башлык булып эшләгән Габделәхәт Хәкимов лаеклы ялга китү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Рөстәм Хисамиевка йөкләнде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районына эш сәфәре кысаларында районның партия активы белән очрашты һәм муниципалитетта «Бердәм Россия» көненә йомгак ясады. Очрашуда Дәүләт һәм район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.