Бүген Казанда, ТР Милли китапханәсендә, республиканың хезмәт династияләрен хөрмәтләү тантанасы узды. ТР Профсоюзлар федерациясе оештырган чарага республика предприятиеләрендә гомуми хезмәт стажы йөз елларга исәпләнгән 20 гаилә вәкилләре җыелды. Хезмәт династияләрен Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры Александр Лившиц һәм республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Моннан бер гасыр элек эшчеләрнең үз хокуклары өчен көрәш чорында туган Беренче май бәйрәме бүгенге тарихта яңа мәгънә алды. Әмма аның асылы үзгәрми – ул һаман да Тынычлык, Хезмәт һәм Татулык бәйрәме булып кала.
Бүген Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» 25 нче республика яшьләр фестиваленең гала-концерты булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән йомгаклау гала-концертында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм җиңүчеләргә гран-при тапшырды. «Вокал» номинациясендә кубокны Буадан Камил Вәлиев алды, ә «Хореография» номинациясендә – Әлмәттән «Кристалл» заманча бию студиясе.
Чираттагы гуманитар конвойлар Донбасска килеп җитте. Гуманитар йөкне Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев озата барды.
Дәүләт Советы депутатлары Шаһид-Раджа портындагы шартлауның фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә кайгы уртаклаштылар. Татарстан парламентарийлары бу нисбәттән Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар.
Быел «Россия – Ислам дөньясы: Казан форумы 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ничек узачагы турында журналистларга бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм берләшмә җитәкчесе урынбасары, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова җавап бирде.
Дәүләт Советының тугызынчы утырышында кабул ителгән республика законнары басылып чыкты. Аларның күбесе – социаль юнәлешле. Аерым алганда, реабилитацияләнгән гражданнарны торак белән тәэмин итүне хокукый җайга салу нигезләре билгеләнә. Моннан тыш, креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы база законы белән республика икътисадында эшкуарлыкның яңа юнәлешенә нигез салына. Шулай ук Сайлау кодексына һәм мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Тулырак – «Закон үз көченә керде» дигән даими рубрикада.
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга, барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар күрсәтергә, шулай ук яшь буынга ата-бабаларыбызның батырлыгы турында актив сөйләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяның киңәйтелгән утырышында белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Бөгелмә районы Советы һәм шәһәр Советының берләштерелгән утырышында катнашты. 11 ел дәвамында районны җитәкләгән Линар Закиров үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры вазыйфаларын башкару Фәнис Мөхәммәтовка йөкләнде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Санкт-Петербургның Таврия сараенда узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Традиция буенча, безнең илдә 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көненә багышланган утырыш кысаларында федераль һәм төбәк парламентарийлары белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин очрашты.