Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС Федерация Советының Конституциячел законлылык һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда, Казан кооператив институты мәйданчыгында түгәрәк өстәл узды, анда парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре балаларга гаиләдә белем бирүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аны уздыру инициативасы белән «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл эшендә «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты.

Бүген Дәүләт Советында сыйфатлы торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды. ММЧ вәкилләре сорауларына Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Дәүләт торак инспекциясе башлыгы –Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин җавап бирде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында республиканың сөтчелек тармагын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 24 декабрьдә була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Бүген «Әкият» курчак театрында күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен хәйрия чыршысы узды. Бу елның беренче республика Яңа ел хәйрия  чыршысы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылды.

Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Рәисе якындагы өч елга керемнәр һәм чыгымнар планлаштырыла торган финанс законнары блогына − республика бюджеты турындагы законга һәм медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы законга кул куйды. Моннан тыш, кайбер законнарга кертелгән үзгәрешләр республиканың Конституция советы вәкаләтләрен киңәйтергә, шулай ук кунакханә бизнесы өчен ташламалы салым ставкасын озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.


16
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда депутатлар Татарстанның Дәүләт бүләкләре турында республика законын гамәлгә ашыруның барышы, Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар аерым өлкәләрдә салымнарны җайга салуга кагылышлы республика закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар профиль комитетының 2025 елдагы эше турында хисап тыңладылар, шулай ук алдагы чорга якынча эш планын расладылар.

Бүген Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды. Профильле комитет әгъзалары Татарстан Республикасында музейлар эшен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук комитетның 2025 елның икенче яртысындагы эшләренә нәтиҗә ясадылар һәм киләсе 2026 елга эш планын расладылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International