Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
февраль, 2026 ел
җомга

Бүген РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге комитет әгъзалары, берничә профильле федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре, Россия Закон чыгаручылар советының Социаль сәясәт мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Иваново өлкә Думасы Рәисе Марина Дмитриева Казанда эш сәфәрендә, аның төп максаты – «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль ­– хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашу. Көннең беренче яртысында Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов озатуында утырышта катнашучылар Казанның социаль учреждениеләрендә булдылар.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль ­– хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Бүген район Советы утырышында Биектау районының 2025 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бу атнада мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресләре дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.


26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда көн дәвамында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары Алсу Надршина һәм Елена Кузьмичева, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, ТР буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» оешмасы вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил җавап бирде.

Бүген Дәүләт Советында парламент Аппараты беренчел профсоюз оешмасының еллык хисап конференциясе узды, анда 2025 елга нәтиҗәләр ясалды. Конференция эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Алексей Созинов, Андрей Егоров, Ольга Воронова һәм Камил Ногаев катнашты. Утырышны профсоюз оешмасы рәисе, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов үткәрде.

Бүген  Әлмәт шәһәр һәм район советларының уртак утырышында  2025 елның  социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды, чарада  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә эш сәфәрендә, анда ул шәһәр һәм район советларының хисап утырышында катнаша. Эш сәфәре кысаларында ул Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннары һәм мактаулы гражданнары белән очрашты. Аларның һәркайсы нефть шәһәренең һәм тулаем республиканың нефть төбәгенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән.


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе гражданының төп документын Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тапшырды.

Бүген «Бердәм Россия»нең Татарстан Республикасы буенча иҗтимагый ярдәм штабында партиянең депутат берләшмәләренең Республика координацион советының (РКС) гомуми җыелышы узды. Утырышны РКС ның җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International