Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
14 ноябрьдә Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган XI республика форумы узды. Аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов, министрлыклар һәм ведомстволар, сәламәтлек саклау оешмалары һәм фармацевтика компанияләре вәкилләре катнашты.
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган күчмә трофей техникасы күргәзмәсе ачылды. Биредә җимерелгән НАТО танклары, бронемашиналар һәм гранатометлар тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында-АКШның макталган Abrams хәрби танкы һәм Bradley БМП бар. Күргәзмә турында Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков сөйләде.
12 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Балачак җыры» конкурсының 5 еллыгына багышланган гала-концерт булды. Конкурсны оештыручыларны һәм катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» һәм «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» ТР законнары проектларына икенче укылышка әзерләнгән төзәтмәләрне, агымдагы елның 9 аенда ТР бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләләрне карадылар һәм «Татарстан Республикасында транспорт системасын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Комитет утырышы эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында яшьләр инициативаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Казанга килгән Мәскәү яшьләр парламентаризмы үзәге делегациясе булды. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев инициативасы белән узган очрашуда Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова катнашты.
Бүген Казанда көн дәвамында «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия эшләде. Ул мәгариф мәсьәләләренә багышланган иде. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен мәктәпләрдә туклану, биш көнлек уку атнасына күчү, инвалид балаларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турындагы мөрәҗәгатьләргә «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казахстан Республикасының Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев һәм өлкә Мәслихаты (парламенты) Рәисе Куаныш Сөләйманов белән очрашты. Яклар мәдәниятара диалог, шулай ук парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу республика парламентында узды.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республикада яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котладылар, мәктәп укучыларына паспорт тапшырдылар.
Бүген мәшһүр режиссер, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының элеккеге режиссеры, легендар шәхес Марсель Сәлимҗановка истәлек тактасы ачылды. Аны күренекле татаррежиссеры гомеренсоңгы 7 елда уздырган урын - Казанның Чехов урамындагы 53 нче йорт диварына урнаштырдылар. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 1 |
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |